"Таллы Бүләк" хуҗалыгында җаны-тәне белән туган җиренә береккән, уңган, булган игенче, механизатор, терлекчеләр фидакарь хезмәт куя.
Комбайнчы Илнур Рәшитов "Акрос" комбайнында бүгенге көндә 9 мең центнерга якын ашлык суктырган. Флюр Җиһангиров та аннан бик азга гына калыша. Машина йөртүче Ралиф Нигъмәтҗанов "КамАЗ" машинасында икмәк ташуда, комбайнчы Зирәк Газизов "КСУ-1"дә ашлык...
"Таллы Бүләк" хуҗалыгында җаны-тәне белән туган җиренә береккән, уңган, булган игенче, механизатор, терлекчеләр фидакарь хезмәт куя.
Комбайнчы Илнур Рәшитов "Акрос" комбайнында бүгенге көндә 9 мең центнерга якын ашлык суктырган. Флюр Җиһангиров та аннан бик азга гына калыша. Машина йөртүче Ралиф Нигъмәтҗанов "КамАЗ" машинасында икмәк ташуда, комбайнчы Зирәк Газизов "КСУ-1"дә ашлык уруда район буенча беренче урында баралар. Озак еллар эшләүче тәҗрибәле агроном Фазыл Хәсәншин да үзләренеке. Урак чорында яшьләр дә, өлкәннәр дә иген уңышына битараф түгел. Ындыр табагында - ветераннар, студентлар, мәктәп укучылары... "Таллы Бүләк" АХҖК ның дилбегә башында торучы Наил Мотыйгуллин үзе дә шушы авыл егете.
- Иң беренчеләрдән булып күчеп утырган җиде гаиләнең берсе - ул минем бабам Кәрим Вәлиевнеке, - ди Наил Фоат улы.
Авылның чишмә башында торган бабаң рухына ничек тап төшерәсең!? Сынатмый, таллыбүләклеләр. Кайсы гына өлкәне алсаң да, районда алдынгылар рәтендә баралар алар.
Инде менә урып-җыю эшләренең дә яртысыннан күбесен башкарганнар. Быел язгы чәчү эшләренә иртә керешүчеләр күпкә отты, чөнки басулар шифалы яңгырларга эләгеп калды. Таллыбүләклеләрнең дә иртә чәчкән арпасының гектарыннан 27 шәр центнер чыккан, көзге бодайдан 25 центнер уңыш алганнар. Бүгенге көндә хуҗалык тиешле технологияләрне саклап, үзвакытында сыйфатлы итеп көзге чәчү эшләрен башкара.
Таллы Бүләк һәм Карамалы авылы халкының ныклы терәге, ышанычы да бу хуҗалык. Авыллар үсә, яңара бара. Халыкка пай җирләре өчен печән кайтарылган, тиздән ашлык та биреләчәк.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев