Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бүген Россия киносы көне

Россия киносы көне-сәнгатьнең иң популяр төрләренең берсенә багышланган искиткеч бәйрәм. Аны кинематография өлкәсе хезмәткәрләре генә түгел, гади тамашачылар һәм кино яратучылар да билгеләп үтә.

Кинематография тарихы 1895 елның декабренә барып тоташа, Парижда Капуцина бульварында беренче киносеанс үткәрелә. Аңа нигез салучылар булып - абыйлы-энеле Люмьерлар санала. Шунысы кызык, алар бу индустриянең киләчәгенә ышанмыйлар һәм бу күңел ачу төре кешегә тиз туйдырыр дип уйлыйлар.
Ел әйләнәсенә фильмнар саны буенча рекордсмен ил - ул Һиндстан. Елына 700гә якын фильм чыгара. Һинд киносында ихтыяҗ бик зур, ә кинотеатрларда билетлар бик арзан бәя белән сатыла. Шуңа күрә Һинд халкы буш вакытларын кинотеатрларда үткәрергә ярата..

Иң популяр фильм герое-Шерлок Холмс. Әлеге персонаж белән 200гә якын фильм төшерелгән.
Кино өлкәсендә иң танылган эт Лесси булды, ул 50 кинода төшерелде. Этләрнең тормышы кешенеке кебек озын түгел, шуңа күрәдә Лесси ролендә 8 буын колли катнашты.
Ә безнең илдә беренче кино 1908 елның 15 октябрендә күрсәтелде-ул режиссер Владимир Ромашковның «Понизовая вольница» дигән кинолента була. Беренче Россия фильмы нибары 7 минут кына дәвам итә.
Шул вакыттан бирле 120 ел вакыт узды, ә «хәрәкәтле рәсемнәр» кешеләрнең йөрәкләрен бүген дә биләп тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев