Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бүген Азнакайга Төркиянең тугандаш Тарсус шәһәренең элеккеге мэры Борһанетдин Коҗамаз җитәкчелегендә эшмәкәрләр делегациясе килде (ФОТО)

​​​​​​​Кунакларны Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин кабул итте.

Аларны сәламләп, Марсель Зөфәр улы шушы ике дистә елдан артык дәвердә ике тугандаш шәһәр - Азнакай һәм Тарсус арасындагы дуслык җепләренең ныгуын, баштагы елларда арадашлык, башлыча, ике төрки халыкның йолаларын, гореф-гадәтләрен якынайтуга гына юнәлдерелгән булса, хәзер инде әлеге багланышның ике шәһәр арасында икътисади-социаль мәсьәләләрне уртак хәл итүгә юллар ачуын билгеләп үтте. Киләчәктә дә безнең хезмәттәшлек үзара файдалы очрашулар, килешүләр белән дәвам итәр, алар сүздә генә калмас, гамәлгә ашырылыр, дигән ышанычын белдерде. Җавап сүзе белән Борһанетдин Коҗамаз чыкты. Ул ике мәмләкәтнең ике шәһәрендә яшәүче ике төрки халык арасындагы дуслыкның алга таба да дәвам итүенә, аның киләчәктә киңкырлы элемтәләр өчен нигез булуына тирән ышанычын белдерде. Эшмәкәрләр белән эшлекле сөйләшүләр барды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев