Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бүген Азнакайда “Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз күзлегеннән” республика конкурсының зона туры уза

"Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз күзлегеннән" республика конкурсының зона туры бүген Азнакайда уза. -Гүзәл зватларыбызны зурлаучы мондый дәрәҗәле бәйге өчен Президентыбызга, аны оештыручыларга зур рәхмәт. Аның быел Азнакай җирлегендә узуы белән горурланабыз, зур җаваплылык тоябыз, - диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин бәйгене ачып. Аның ялкынлы сүзләреннән соң, "Россия хатын-кызлары"...

"Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз күзлегеннән" республика конкурсының зона туры бүген Азнакайда уза.

-Гүзәл зватларыбызны зурлаучы мондый дәрәҗәле бәйге өчен Президентыбызга, аны оештыручыларга зур рәхмәт. Аның быел Азнакай җирлегендә узуы белән горурланабыз, зур җаваплылык тоябыз, - диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин бәйгене ачып.

Аның ялкынлы сүзләреннән соң, "Россия хатын-кызлары" республика иҗтимагый оешмасы рәисе Зилә Вәлиева конкурста катнашучыларга ялкынлы чыгышлар теләде.

-Бу - Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән иҗтимагый оешмалар үткәрә торган иң күптәнге бәйге. Быел "Татнефть" җәмгыяте, башка оешмалар да ярдәм кулы суздылар. Азнакайлылар кунакларны бик җылы каршы алды. Шулай яхшы итеп оештырганыгыз өчен рәхмәт сезгә! Шунысын да билгеләп үтәсем килә, Азнакайда иҗтмагый оешмаларга яңа сулыш өрелде, алар хакимият тарафыннан зур терәк тоялар. Бу бик мөһим, - диде мәртәбәле кунак.

Зона турында барлыгы 8 район катнаша. Аларның җитәкчеләренә Марсель Шәйдуллин истәлекле бүләкләр тапшырды.

Иң беренче булып "Хатын-кыз - Ана" номинациясен Азнакайдан тугызынчы дистәсен түгәрәкләгән Наҗия Ильясова тәкъдим итте. Сугыш ветераны - тормыш иптәше Зиннур ага белән алар 66 ел бергә тату гомер кичереп, берсеннән-берсе уңган-булган 5 ул тәрбияләп үстергәннәр. Алар сәхнәгә дә парлап чыкты. Зал ветераннарны аягүрә торып сәламләде. Ә биш ул биш килен һәм бер кочак оныклар, оныкчыклар белән чыккач, күзләргә шатлык һәм горурлык яше эленде.

Бәйге дәвам итә. Аның нәтиҗәләре хакында соңрак хәбәр итәрбез.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бүген Азнакайда “Ел хатынкызы. Ел ирегете: хатынкыз күзлегеннән” республика конкурсының зона туры уз...