Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бүген Азнакай укучыларына яңа портфельләр тапшырылды

Лилиянең тизрәк мәктәпкә барасы килә. Аның инде ак канатлы алъяпкычы да, формасы да да бар. Менә бик матур портфельле дә булды. Бүген Балалар иҗаты үзәгендә аның кебек беренче сыйныфка баручы 203 укучыга тантаналы шартларда уку кирәк-яраклары тутырылган портфельләр бүләк иттеләр. Мәктәп бусагасын исә барлыгы 725 (!) бала атлап керәчәк. Соңгы...

Лилиянең тизрәк мәктәпкә барасы килә. Аның инде ак канатлы алъяпкычы да, формасы да да бар. Менә бик матур портфельле дә булды.

Бүген Балалар иҗаты үзәгендә аның кебек беренче сыйныфка баручы 203 укучыга тантаналы шартларда уку кирәк-яраклары тутырылган портфельләр бүләк иттеләр. Мәктәп бусагасын исә барлыгы 725 (!) бала атлап керәчәк. Соңгы елларда демографик хәлнең яхшыруы әнә шундый рекордлы санга ирешергә мөмкинлек бирде дип билгеләп үтте муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин булачак «беренче»ләрне тәбрикләп.

- Тымытык мәктәбенә беренче сыйныфка быел 19 бала бара. «Мәктәпкә барырга ярдәм ит!» акциясе кысаларында аларның 6 сына портфельләр бирелде. Бу балалар барысы да ишле гаиләләрдән. Ата-аналар мондый ярдәмгә бик рәхмәтле, - ди өч дистә елдан артык башлангыч сыйныфлар укытучы Галия Бариева.

Акция республикабызда 2007 елдан бирле үткәрелә. Быел районда бу максатларга хәйриячеләрдән 500 мең сумнан артык акча җыелган. Беренче сыйныфлардан тыш портфельләр 2-11 сыйныфта укучы мохтаҗ гаиләләрдәге укучыларга да тапшырылды. Шулай итеп, районда 400дән артык бала өчен Белем көне көтеп алган бәйрәмгә әверелде.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бүген Азнакай укучыларына яңа портфельләр тапшырылды