Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бүген Актүбәдәге картлар һәм инвалидлар интернат-йортында республикакүләм киңәйтелгән утырыш узды

Аның эшендә Татарстан Дәүләт Советы вәкилләре һәм депутатлары, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең региональ бүлеге башкарма комитеты вәкилләре, интернат - йортның күзәтү һәм попечительлек советлары әгъзалары катнашты. Әүвәл алар биредәге шартлар, тәрбияләнүчеләрнең хәл-әхвәле белән танышып чыкты. Исегезгә төшерәбез, "Безнең кадерле ветеран" республика проекты узган ел старт алган иде. Аның кысаларында Азнакай...

Аның эшендә Татарстан Дәүләт Советы вәкилләре һәм депутатлары, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең региональ бүлеге башкарма комитеты вәкилләре, интернат - йортның күзәтү һәм попечительлек советлары әгъзалары катнашты. Әүвәл алар биредәге шартлар, тәрбияләнүчеләрнең хәл-әхвәле белән танышып чыкты. Исегезгә төшерәбез, "Безнең кадерле ветеран" республика проекты узган ел старт алган иде. Аның кысаларында Азнакай үзәк сырхауханәсендә 12 палата заманча уңайлыклар булдырылып, ветераннар өчен ремонтланды, яңартылды. Бүген җөмһүриятебездә шундый 496 махсус палата ветераннарыбыз карамагында.

Узган елның маенда "Бердәм Россия" региональ сәяси советы бу проектны дәвам итү турында карар кабул итте. Хәзерге көндә картлар һәм инвалидлар яши торган интернат-йортларны реконструкцияләү, уңайлы шартлар тудыру буенча күләмле эшләр алып барыла.

Бүген Азнакайга визит ясаган эш төркеме әгъзалары республиканың барлык шундый 17 учреждениләрендә булып, эшләр барышы белән танышуны максат итеп куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бүген Актүбәдәге картлар һәм инвалидлар интернатйортында республикакүләм киңәйтелгән утырыш узды