Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Безнең якташыбыз "Янгыннан саклану бүлекчәләренең иң яхшы эшчесе" конкурсында җиңү яулады

Актубә бистәсендә яшәүче Оксана Ибаева Татарстанның көньяк-көнчыгыш мәйданында федераль янгын сүндерү бүлекчәләре арасында уздырылган зур конкурста җиңүчеләр исемен яулады.

«Татнефть» ААЖ объектларын саклар өчен барлык янгын сүндерү-коткару бүлекчәләре вәкилләре,иң яхшы янгын инспекторы исеме алу өчен Әлмәт шәһәрендә уздырылган профессиональ осталык конкурсына җыелдылар.

Бу көнне янгыннан саклану хезмәтенең иң яхшы хезмәткәре, нефть компаниясенең янгын сүндерү бүлегендәге иң җаваплы эшчесе сайланды. Катнашучылар берничә сынау үтәргә тиеш иде, аларның беренчесе янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белү буенча теоретик имтихан, аннан соң янгын куркынычсызлыгы "математикасы" ндагы проблеманы чишәргә кирәк - санны исәпләү иде. Янгын сүндерү машиналарының тиешле төрен сайлау һәм аларның дөрес урнашкан урынын билгеләү шулай ук конкурсның бер сынавы булды.

Иң мөһим бурычларның берсе  - оператив житештеру объектында махсус симуляцияләнгән шартларда янгын режимын бозуны табарга кирәк иде. Конкурсантлар тиз арада янгын чыгара алган сәбәпләрне ачыкладылар. Оксана Ибаева, 24 нче янгын сүндерү бүлеге инженеры - бу эшне искиткеч башкарды.

Психик ярышлардан соң, спорт сынаулар  башланды. Коткаручы буларак, янгын инспекторы физик яктан көчле һәм чыдам булырга тиеш. Бу ир-атларга һәм хатын-кызларга тигез куела торган шарт. Спорт мәйданында "Иң яхшы инспектор" исеменә дәгъва итүчеләр үз мөмкинлекләрен күрсәттеләр, һәм безнең Оксанага монда тиңнәр юк иде, ул хатын-кызлар арасында абсолют лидер булды.

Якташыбыз, конкурс нәтиҗәләре буенча, икенче урын яулады. Алда аңа яңа уңышлар теләп калабыз!

 

24 янгын сундеру булеге 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев