Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Безгә монда яшисе

Еллык эшкә хисап һәм алга бурычлар билгеләү буенча халык катнашында җыелышлар торак ширкәтләрендә дә уза. "28 нче квартал" ТСЖ җыены да оешкан төстә, җитәкчеләрнең торак милекчеләре белән үзара фикер алышу шартларында үтте. ТСЖ җитәкчесе Марат Солтанов узган елда башкарылган эшләргә хисап белән чыгыш ясады. Әлеге ширкәткә 26 күпфатирлы торак йорт...

Еллык эшкә хисап һәм алга бурычлар билгеләү буенча халык катнашында җыелышлар торак ширкәтләрендә дә уза. "28 нче квартал" ТСЖ җыены да оешкан төстә, җитәкчеләрнең торак милекчеләре белән үзара фикер алышу шартларында үтте. ТСЖ җитәкчесе Марат Солтанов узган елда башкарылган эшләргә хисап белән чыгыш ясады. Әлеге ширкәткә 26 күпфатирлы торак йорт керә. Хисап елында халыкның тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту буенча шактый эшләр башкарылган. Шул исәптән, торак йортлардагы подъездларны ремонтлау; диварларны янгынга каршы буяу белән буяу; тәрәзәләрне алыштыру; инженерлык челтәрләре, кайнар һәм салкын су, суүткәргеч торбаларны алыштыру һәм башка бик күп эшләрне санап китәргә булыр иде. Ширкәт күпкатлы йортларны капиталь ремонтлау программасында актив катнаша. Хисап елында 17 млн 184 мең сумлык капиталь ремонт эшләре башкарылган. ТСЖда халыкның ялын, сәламәтлеген кайгыртуга зур игътибар бирелә. Төрле урам бәйрәмнәре, ел әйләнәсендә балалар уен мәйданчыкларын җиһазлау, кар таулары ясау, бәйрәмнәрне оештыру һәм башка чаралар моның ачык мисалы булып тора.

Җыелышта Азнакай шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкуров, торак-коммуналь хуҗалыгы Департаменты җитәкчесе Руслан Мөхтәсимов катнашып, халыкның сорауларына җаваплар бирделәр. Ә сораулар һәм гозерләр шактый күп иде. Алар арасында Солтангалиев ур. 29 һәм 29а йортлары арасындагы юлның тар, чокыр-чакырлы булуы, шул тар гына аралыкның да машиналар белән тулуы; кышкы җылы көннәрдә дә батареяларның ут кебек кызып утыруы; юлларны чистартканда кеше йөргән сукмакларга кар өемнәрен өеп китү һәм башкалар бар иде. Бик күп кешеләрне борчыган ОДН мәсьәләсен биредә дә иң "авырткан" проблема буларак күтәреп чыктылар.

  • Фатирларда счетчикларны тикшерү буенча да зур эш алып барабыз, бу максатта аерым хезмәткәрләр дә беркетелде, магнитка каршы пломбалар да куябыз, әмма ОДН һаман да проблема булып кала, - ди ширкәт җитәкчесе. - Намуссыз кулланучылар, яшәүчеләрнең бер-берсен алдавы - ОДН җыелуда иң төп сәбәпләрнең берсе булып тора.

Марат Солтанов мондый намуссыз кулланучыларга каршы бердәм булып, бергәләп көрәшергә, су счетчиклары күрсәткечләрен үзвакытында бирергә чакырды.

Яшәгән җирләренең матурлыгы, ширкәтнең язмышы өчен монда яшәүчеләр үзләре дә битараф түгел. Әнә Рәфига апа Хикмәтуллина ТСЖның тарихын барлау, альбом төзү кебек игелекле, матур ният белән йөри. Солтангалиев ур. 33 нче йортта яшәүче Халисә Зәйнуллина матур чәчәкләр үстерә. 31 нче йорттан Равия һәм Фәндәс Гәрәевләр дә бик активлар. Фәндәс ага агачлар утырта, балалар уйный торган атынгычлар, ком мәйданчыкларын һәрвакыт карап, төзекләндереп тора. Үз мотороллеры белән комын, вак ташын алып кайта. Солтангалиев урамы 33 йорттан Екатерина һәм Анатолий Краковецкийлар, Шәйхетдинов ур. 3 нче йорттан Рәфис Ханнановлар да чисталык, тәртип өчен тырышып йөриләр.

Җыелышта ширкәт милекчеләре үзләренең гозер, канәгатьсезлекләре белән бергә соңгы елларда шәһәребездәге төзелешләр, уңайлыклар өчен җитәкчеләребезгә олы рәхмәтләрен җиткерергә дә ашыктылар. Алар ширкәт җитәкчеләре һәм белгечләренең халык белән бик җылы мөгаләмәдә, һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер торулары; җыештыручылар һәм башка хезмәт күрсәтүчеләрнең фидакарь хезмәте; шәһәр һәм торак җитәкчеләренең подвалларны саклап калулары һәм башка бик күп уңайлыклар турында сөенеп сөйләделәр. Менә шулай проблемаларны уртага салып чишеп, бердәм булып, бергәләп эшләгәндә, яшәгән җиребез тагын да матуррак һәм уңайлырак булыр.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Рәсемдә: ТСЖ җитәкчесе Марат Солтанов хезмәт ветераны, идарә әгъзасы Рәфига Хикмәтуллина, ТОС - 1 җитәкчесе Әлфия Хисаметдинова белән киңәшләшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Безгә монда яшисе