Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Без әнинең ике бөртеге

Без әниебезне бик яратабыз.

Безнең әни һәрвакыт елмаеп кына тора, кешеләр белән ягымлы сөйләшә. Ул матур итеп җырлый, бии, шигырьләр яза. Безне дә чисталыкка, матурлыкны тоярга өйрәтә. Без аның ике бөртек игезәк уллары – Давид һәм Эмиль, 6 нчы сыйныфта укыйбыз. Икебез дә музыка мәктәбенең баян классында белем алабыз. Икебез дә шигырьләр, хикәяләр язабыз, рәсем ясарга, спорт белән шөгыльләнергә яратабыз. Бездә бу сыйфатларны әниебез Еникеева Флүзә Фаварис кызы тәрбияли. Ул Актүбәнең 2 нче урта мәктәбендә укытучы булып эшли. Быел 1 нче сыйныфларны укыта. Ул аларны хәреф танырга, язарга, матур итеп сөйләргә өйрәтә. Киңәш сорап килсәң дә, ярдәм сорасаң да, кире какмый. Без әниебезне бик яратабыз. Ул безне үзе дә бик ярата. Һәрвакыт барлык эшләрне дә бергә эшлибез. 

Иртүк тәмле итеп чәй әзерли,

Безнең әни инде ул.

Матур итеп чәчен ясый,

Безнең әни генә ул.

Һәркөн безгә ярдәм итә,

Безнең әни шундый ул.

Һәр сорауга җавап бирә,

Безнең әни башлы ул.

Давид һәи Эмиль Еникеевлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев