Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Без кемнәргә әйләндек?!

Сезгә районыбызның бер авылыннан язам. Авылда ялгыз яшәүче Р. апа өчен җаным әрнегәнгә кулыма каләм алдым. Р. апаның кызы Азнакайда гына яши, югыйсә, әмма әнисе янына инде бер ел буена кайтып, хәлен дә белешкәне юк. Күптән түгел апа кулын сындырып озак кына хасталанып ятты. Шуны белә торып та кызы ник...

Сезгә районыбызның бер авылыннан язам. Авылда ялгыз яшәүче Р. апа өчен җаным әрнегәнгә кулыма каләм алдым. Р. апаның кызы Азнакайда гына яши, югыйсә, әмма әнисе янына инде бер ел буена кайтып, хәлен дә белешкәне юк. Күптән түгел апа кулын сындырып озак кына хасталанып ятты. Шуны белә торып та кызы ник бер кайтып күренсен! Аның җаны бар микән?! Әнисенең йөреше начарайды, аяк тамырларына операция ясатырга кирәк. Баласы була торып аның артыннан кем йөрсен? Һәркемнең үз тормыш мәшәкате. Әнисен "оныткан" бу ханымга мөрәҗәгать итәсем килә: әни кеше дөньяда бер генә, ул сезне бик көтә, сезнең ярдәм-кайгыртуга мохтаҗ. Кайтыгыз аның янына, хәлен белегез!

Сирена.

Редакциядән: Кешенеке-кештәктә, дип тормаган, укучыбыз авылдашы өчен йөрәге янганга түзә алмый әнә шундый хат юллаган. Әйе, җәмәгать, замана үзгәрә дип, үзебез дә кыргыйлык сыйфатларын ала барабыз түгелме? Намус төшенчәсе шулай ук түбән тәгәриме? Сине карынында йөрткән, дөньяга китергән, кеше иткән анага шундый караш булу мөмкинме? Редакция почтасыннан алынган бу хат бездә зур борчу, уйлану уятты. Ә сездә?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев