Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Без бер кавем, без бер халык...

Билгеле булганча, 8-10 ноябрь көннәрендә Азнакай һәм Тарсус калалары арасында мәдәни һәм икътисади элемтә урнаштырылуга 15 ел тулу уңаеннан муниципаль районыбыз җирлегендә бәйрәм чаралары оештырылып, ерак Төркиядән төрек кардәшләребез делегациясе килгән иде. Әлеге тантана ахырында Тарсус мэры Борһанетдин Коҗамаз азнакайлыларны да кунакка чакырды һәм шунда ук ерак сәфәргә чыгу көне...

Билгеле булганча, 8-10 ноябрь көннәрендә Азнакай һәм Тарсус калалары арасында мәдәни һәм икътисади элемтә урнаштырылуга 15 ел тулу уңаеннан муниципаль районыбыз җирлегендә бәйрәм чаралары оештырылып, ерак Төркиядән төрек кардәшләребез делегациясе килгән иде.
Әлеге тантана ахырында Тарсус мэры Борһанетдин Коҗамаз азнакайлыларны да кунакка чакырды һәм шунда ук ерак сәфәргә чыгу көне билгеләнде.


1-4 декабрь көннәрендә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендәге 40 кешедән торган Азнакай делегациясе Азнакай-Тарсус кардәшлегенә 15 ел тулуны Төркия җирлегендә билгеләп үтү чараларын оештыруда катнашты. Делегация составының күпчелеген шәһәр, районыбызның сәнгать осталары тәшкил итте. Безнең белән ТР Юстиция министры киңәшчесе, дуслык килешүенең башында торган ул вакыттагы Азнакай җитәкчесе Әнәс Исхаковның да булуы ике як өчен дә зур мәртәбә булды.
Азнакайлыларны Төркия бик җылы каршылады һәм иң якын туганнарын кунак иткәндәй кадер-хөрмәт күрсәтте. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, ике як та бу көннәрдә һәр күрешү сәгатенең генә түгел, аның һәр минутының кадерен белеп эш итәргә омтылды.
Чөнки безнең дә, төрек дусларның да әйтәсе сүзләре, күрсәтәсе әйберләре байтак иде. Башлыкларыбыз Марсель Зөфәр улы да, Борһанетдин Коҗамаз да үзара дуслыкны, хезмәттәшлекне мәңгелек итү фикерен белдерделәр, ике шәһәр арасында арадашлык килешүе алар тарафыннан Төркия җирлегендә дә имзаланды. Киләчәктә икътисади-социаль мәсьәләләрне уртак хәл итү юлларын табу, ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлек алып бару турында да сүз барды.
1 декабрь көнне төштән соң Тарсусның үзәк урамы, үзәк мәйданы зур бәйрәмгә әверелде. Төркияне татар моңнарына, җырларына күмеп сафлар белән урам әйләнеп, мәйданда ике як күмәкләшеп концерт куйды. Азнакай җырчылары, биючеләре чыгышы көчле алкышларга гына түгел, чәчәкләр яңгырына күмелде.
Ә 2 декабрь көнне инде Зур мәдәният сараенда алма төшәр урын да юк иде. Бу көнне төрек дуслар безнең күргәзмә белән танышты, аларга истәлеккә Азнакай бүләкләре: китаплар, компакт-дисклар, "Актүбә уенчыгы" сувенирлары, башка иҗади эшләнмәләр таратылды. Азнакай сәнгать осталары тарафыннан әзерләнгән өч сәгатькә сузылган концерт та алар өчен бер сулышта узды. Артистларыбызны көчле алкышларга күмеп, чара беткәч тә таралышмыйча, безнең белән аралашып, фотоларга төшеп, елашып аерылыштылар.
Тарсуста азнакайлылар өчен төрле очрашулар, чаралар, экскурсияләр оештырылды. Каланың иң матур нокталарының берсе саналган Азнакай паркында агач утыртылды.
Ерак Төркиягә сәфәребез хакында бүгенге язмабыз газетабыз чыгар алдыннан гына язылды. Тарсуста узган бәйрәм һәм төрек дуслар белән бергә оештырылган башка чараларны киләсе саннарыбызда да яктыртып барырбыз.

Гөлгенә КӘРИМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Без бер кавем, без бер халык...