Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бергәләп - күңеллерәк

Азнакай муниципаль районындагы "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге Ишкәев исемендәге ял паркында балалар өчен "Күңелле спортландия" дигән чара үткәрде. Балалар төрле уеннарда җитезлеккә, тапкырлыкка, осталыкка көч сынашты, сәләтләрен ачтылар. Викторина өлешендә сорауны биреп бетергәнче үк җаваплар яңгырады. Уеннарда катнашучыларга призлар бирелде. Аннан балалар өлкәннәр белән бергәләп биеде, зур башмаклар...

Азнакай муниципаль районындагы "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге Ишкәев исемендәге ял паркында балалар өчен "Күңелле спортландия" дигән чара үткәрде.
Балалар төрле уеннарда җитезлеккә, тапкырлыкка, осталыкка көч сынашты, сәләтләрен ачтылар. Викторина өлешендә сорауны биреп бетергәнче үк җаваплар яңгырады. Уеннарда катнашучыларга призлар бирелде. Аннан балалар өлкәннәр белән бергәләп биеде, зур башмаклар киеп узышты, чәч үрүдә ярышты.
Бергәләп күңел ачудан да рәхәте юк икән! Әти-әниләр дә, балалар да моңа тагын бер кат инанды, бер-берсенә тагын да якынайды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бергәләп күңеллерәк