Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Беренче балага айлык түләү каралганмы?

​​​​​​​Мин яшь әни, сабыемны тапканга бер генә атна, 2018 елдан закон үзгәрде дип ишеттем, миңа айлык пособие тиешме, аны алу өчен кайсы вакытта, кайда мөрәҗәгать итәргә кирәк? Шул хакта аңлатып язмассыз микән?

Газета укучыбызның бу хатына җавапны 3 нче республика матди ярдәм үзәге белгечләреннән алдык.

–Федераль закон нигезендә 2018 елның 1 гыйнварыннан соң беренче баласын тапкан (уллыкка алган) аналарга, РФ гражданы булса, ил территориясендә даими яшәсә, айлык түләү билгеләүгә мөрәҗәгать иткәннең алдагы елындагы икенче кварталына республикада гаиләдәге һәр кешегә билгеләнгән уртача керем яшәү минимумыннан 1,5 тапкырга артып китмәгән очракта, билгеләнә. 2019 елда пособие күләме 8896 сум тәшкил итә.

Бала туганнан соң 6 ай эчендә мөрәҗәгать иткәндә, айлык түләү баланың туган көненнән үк билгеләнә. Башка очракларда – түләү билгеләүгә мөрәҗәгать иткән көннән алып.

Айлык түләү билгеләү өчен яшәү урыны буенча социаль яклау органына яки күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Шунсын да җиткерәбез: 2020 елның 1 гыйнварыннан бу сумма айлык түләү билгеләүгә мөрәҗәгать иткәннең алдагы елындагы икенче кварталына республикада гаиләдәге һәр кешегә билгеләнгән уртача керем яшәү минимумыннан 2 тапкырга артып китмәгән очракта билгеләнә. Айлык түләү билгеләүгә гаризаны бала туганнан соң 3 ел эчендә теләсә кайсы вакытта бирергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев