Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Бердәм Россия» партиясе юбилей чараларына кушылды

Билгеле булганча, быел Азнакай өчен зур юбилейлар елы: район оешуга - 85, «Азнакайнефть» идарәсенә - 60, Актүбә бистәсенә шулай ук 60 ел тула. Татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуны билгеләп үтәбез. Бу истәлекле даталарга багышлап районда бик күп чаралар оештырыла. Алардан «Бердәм Россия» партиясенең Азнакай җирле бүлеге...

Билгеле булганча, быел Азнакай өчен зур юбилейлар елы: район оешуга - 85, «Азнакайнефть» идарәсенә - 60, Актүбә бистәсенә шулай ук 60 ел тула. Татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуны билгеләп үтәбез. Бу истәлекле даталарга багышлап районда бик күп чаралар оештырыла. Алардан «Бердәм Россия» партиясенең Азнакай җирле бүлеге дә читтә калмады. Сәяси советының чираттагы утырышында партия эчендә алдан тавыш бирү - праймеризга әзерлек белән бергә әлеге юбилейларга багышлап үткәреләчәк чаралар турында да сүз барды.

«Бердәм Россия»леләр 6-12 яшьлек балалар арасында рәсем конкурсы игълан итте. Җиңүчеләр 1 июньдә - Балаларны яклау көнендә бүләкләнәчәк.

Ә 5-11 сыныйфлар арасында 1-20 апрельдә Габдулла Тукай юбилеена багышланган иншалар бәйгесе уза. Их яхшы инша язучыларны Арчага Тукай музеена сәяхәт көтә.

Партиянең җирле бүлеге «Маяк» газетасы белән берлектә 30 апрельгә кадәр районыбыз турында иң яхшы шигырьгә конкурс та үткәрә. Җиңүчеләрнең иҗат җимешләре газета битләрендә һәм сайтында урын алачак, ә җиңүчеләргә бүләкләр август аенда Шәһәр көнендә тапшырылачак.

Шулай ук Җиңү көне уңаеннан узган елдагыча «Мәңгелек ут» мемориаль комплексыннан авыллардагы һәйкәлләргә эстафета уздыру (былтыр узмаган авылларны да колачлап), Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә аллея булдырып, анда агачлар утырту да каралган.

Утырышта Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев катнашты. Ул бу эшләрне башкаруга ярдәмен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Бердәм Россия» партиясе юбилей чараларына кушылды