Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Бердәм Россия” Азнакай балаларын чыршы янына җыйды

Бусагада - барыбыз да сагынып көтеп ала торган Яңа ел бәйрәме. Күптәнге күркәм традиция буенча быел да Яңа ел алдыннан "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлеге нәни азнакайлыларны чыршы янына чакырды. Партиянең җирле бүлеге секретаре урынбасары, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов балаларны бәйрәм белән тәбрикләп, "Бердәм Россиянең" ил, республика...

Бусагада - барыбыз да сагынып көтеп ала торган Яңа ел бәйрәме. Күптәнге күркәм традиция буенча быел да Яңа ел алдыннан "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлеге нәни азнакайлыларны чыршы янына чакырды.
Партиянең җирле бүлеге секретаре урынбасары, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов балаларны бәйрәм белән тәбрикләп, "Бердәм Россиянең" ил, республика һәм районыбыз тарихында нинди роль уйнавы турында сөйләде.
- Тиздән иң тылсымлы бәйрәм җитә. Шул уңайдан сезнең барыгызның да теләкләрегезнең тормышка ашуын телибез, - диде Айдар Хәләфетдин улы үзенең чыгышында.
Тантаналы мизгелләрдән соң балалар чын-чынлап әкият дөньясына эләктеләр: бәйрәмнең төп кунаклары - Кыш бабай һәм Кар кызы, шулай ук алар белән килгән әкият геройлары балаларга онытылмаслык мизгелләр бүләк иттеләр. Берсеннән-берсе матур костюмнар кигән балалар узыша-узыша Кыш бабайга үзләренең осталыкларын күрсәттеләр - җырладылар, биеделәр, күңелле уеннар уйнадылар. Кыш бабай да бүләкләрен мулдан өләште, бәйрәмнән берәү дә бүләксез китмәде.
-Районыбызда мондый акция 2006 елдан алып һәр елны шулай зурлап уздырыла. Яңа ел - могҗизалар көткән, теләкләрнең кабул булган чагы. Балаларга онытылмас бәйрәм кәефе бүләк итә алу - безнең өчен зур куаныч, - ди "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Рита Байтукалова.
"Бердәм Россия" Кыш бабае кунакка чакыра" акциясе кысаларында мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр дә читтә калмады. Җирле сәяси совет исеменнән алты гаиләгә Яңа ел бүләкләре, дүрт балага журналларга язылу турында абонементлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Бердәм Россия” Азнакай балаларын чыршы янына җыйды