Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бердәм дәүләт имтиханнарына үзгәрешләр кертелә

Яңа елга якынлашканда чыгарылыш сыйныф укучыларының һәм ата-аналарның төн йокысы кача башлый - алда бердәм дәүләт имтиханнары. Быел аңа нинди үзгәрешләр кертелгән соң? Бу хакта мәгариф идарәсе начальнигы Эльвира Зарипова түбәндәгеләрне аңлатты: - Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2014-2015 уку елында тапшырасы бердәм дәүләт имтиханнарына үзгәрешләр кертелде. Математика...

Яңа елга якынлашканда чыгарылыш сыйныф укучыларының һәм ата-аналарның төн йокысы кача башлый - алда бердәм дәүләт имтиханнары. Быел аңа нинди үзгәрешләр кертелгән соң? Бу хакта мәгариф идарәсе начальнигы Эльвира Зарипова түбәндәгеләрне аңлатты:

- Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2014-2015 уку елында тапшырасы бердәм дәүләт имтиханнарына үзгәрешләр кертелде.


Математика буенча ул база һәм профильле дәрәҗәләргә бүленә. Югары уку йортына кергәндә математика фәне кирәк булмаганда, чыгарылыш сыйныф укучысы - база дәрәҗәсендә, ә төп фәннәрнең берсе математика булса, профильле дәрәҗәдә имтихан тота. Профильле дәрәҗә нәтиҗәләре 100 баллы система буенча бәяләнәчәк, иң түбән баскыч - 27 балл.


Чит телләр буенча имтиханнарга телдән тапшыру өлеше дә өстәлә, ул икенче көнне үткәреләчәк. Бу - ирекле, моның өчен укучы иң күбе 20 балл ала ала. Традицион рәвештә генә биргәндә укучы иң күбе 80 балл җыя алачак.


Сайлап алган фән буенча имтиханнарны сентябрьдән соң елга 1 тапкыр гына кабат тапшырырга мөмкин. 2015 елда БДИ тапшыру өчен гаризалар 1 февральгә кадәр кабул ителә.
2014 елның декабрендә барлык 11 нче сыйныф укучылары һәм узган еллардагы чыгарылыш укучылары, рус теле буенча нәтиҗәләрен яхшыртасылары килсә, йомгаклау иншасы язалар, бу исә 2015 елда имтиханга кертелүгә шарт булып тора. Иншаларны һәр укучы үз мәктәбендә язачак, тикшергәннән соң "зачет" яки "незачет" билгесе куелачак.


Уңай билге алмаган очракта өстәмә рәвештә 4 февральдә һәм 6 майда язарга мөмкин. Инша язу вакыты-3 сәгать 55 минут тәшкил итәчәк.


Бердәм дәүләт имтиханнары өч түгел, ә ике дулкында - апрель һәм май-июньдә үткәреләчәк. Яңа тәртип буенча, агымдагы һәм узган еллардагы чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханнарны апрельдән июньгә кадәр тапшырачак, рус теле һәм математика төп фәннәр булып кала. Июль аенда БДИ булмаячак.


Имтиханнар тапшыру пунктлары узган елдагы кебек үк видеокүзәтү, тимер эзләгечләр белән тәэмин ителәчәк. Шулай ук элемтә, фото, аудио һәм видео чараларын, белешмә материаллар, башка төр мәгълүмат тапшыргычлар куллану тыела. Элеккечә, имтиханнарда федераль инспекторлар һәм җәмәгатьчелек күзәтүчеләре эшләячәк.


Югары уку йортына керү өчен рус теленнән - 36 балл, математикадан -27 балл, физикадан - 36 балл, химиядән - 36 балл, информатикадан - 40 балл, биологиядән - 36 балл, тарихтан - 32 балл, географиядән - 37 балл, җәмгыять белеменнән - 42 балл, әдәбияттан - 32 балл, чит телләрдән 22 балл җыярга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бердәм дәүләт имтиханнарына үзгәрешләр кертелә