Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бердәм дәүләт имтиханнары якынлаша

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы билгеләгәнчә, быел бердәм дәүләт имтиханнарының төп дулкыны 27 майдан башлана. Аны агымдагы елның чыгарылыш сыйныф укучылары, тулы гомуми белем программасын үзләштергән лицей, колледж, ПТУ, техникум укучылары, гомуми белемне чит илдә алган затлар тапшыра ала. Моның өчен аларга 1 марттан соңга калмый нинди фәннәрдән БДИ тапшырырга...

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы билгеләгәнчә, быел бердәм дәүләт имтиханнарының төп дулкыны 27 майдан башлана.
Аны агымдагы елның чыгарылыш сыйныф укучылары, тулы гомуми белем программасын үзләштергән лицей, колледж, ПТУ, техникум укучылары, гомуми белемне чит илдә алган затлар тапшыра ала. Моның өчен аларга 1 марттан соңга калмый нинди фәннәрдән БДИ тапшырырга теләүләре хакында гариза бирергә кирәк.
Элеккечә, рус теле һәм математикадан БДИ барлык 11 сыйныфлар өчен мәҗбүри, калган фәннәр - теләк буенча.
Бердәм дәүләт имтиханнарының өстәмә этабы 8 июльдән 16 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Ул узган елгы чыгарылыш укучылары, башлангыч һәм урта һөнәри белем учреждениеләрен тәмамлаучылар, билгеләнгән вакытта БДИ тапшыра алмаган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен каралган. Гаризалар 5 июльгә кадәр кабул ителә.
БДИ буенча кызыксындырган сораулар булса, 7-04-08, 7-29-57, 7-00-63 телефоннары буенча Азнакай мәгариф идарәсенә шалтырата аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бердәм дәүләт имтиханнары якынлаша