Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бер кызны Әлмәткә 10 мең сумга сатып җибәргәннәр

Бер төркем егеткә карата җинаять эше кузгатылган Күңел ачу үзәгенә килгән 32 яшьлек хатын-кызны егетләр урлап китә һәм 10 мең сумга җенси коллыкка сата. Хәзер Татарстаннан дүрт егеткә карата җинаять эше кузгатылган. Бу хәл узган җәйдә Чаллыда була. 32 яшьлек кыз бер егет белән талаша. Шуннан ул йөргән егете белән...

Бер төркем егеткә карата җинаять эше кузгатылган

Күңел ачу үзәгенә килгән 32 яшьлек хатын-кызны егетләр урлап китә һәм 10 мең сумга җенси коллыкка сата.

Хәзер Татарстаннан дүрт егеткә карата җинаять эше кузгатылган. Бу хәл узган җәйдә Чаллыда була. 32 яшьлек кыз бер егет белән талаша. Шуннан ул йөргән егете белән такси алып күңел ачу үзәгеннән китә. Талашкан егет үзенең дуслары белән алар артыннан китә. Кызның полиция үзәгенә юл алуын күргәч, аны урлап китәргә план коралар. Йөргән егете полиция бүлегенә кереп киткәч, кызны машинадан өстерәп чыгарып урлап китәләр. Мыскыл итеп, аны кыйныйлар. Аннан 114 мең 800 сумга алтыннарын, телефонын һәм акчасын урлыйлар. Әлмәткә килеп аны бер сутенерга 10 мең сумга җенси коллыкка саталар. Кыз берничә көн үткәч кенә туганнарына кайдалыгын хәбәр итә ала, дип яза "Әлмәт таңнары" басмасы.

Мәгълүматhttp://tat.tatar-inform.ru/news/2015/02/25/106672/ сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бер кызны Әлмәткә 10 мең сумга сатып җибәргәннәр