Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бер көне дә онытырлык түгел

Авыр сугыш вакыйгалары еллар узган саен хәтер томаны артына керә барсалар да, аларны мәңге хәтердән сызып ташлардай түгел. Дәһшәтле еллар безне бик күп сынады, ләкин утларына салып яндырса да, бозларына салып туңдырса да, шөкер, сындыра алмады... Безнең әтине Бөек Ватан сугышы башлану белән фронтка алалар. Ул чакта абыема 4 яшь,...

Авыр сугыш вакыйгалары еллар узган саен хәтер томаны артына керә барсалар да, аларны мәңге хәтердән сызып ташлардай түгел. Дәһшәтле еллар безне бик күп сынады, ләкин утларына салып яндырса да, бозларына салып туңдырса да, шөкер, сындыра алмады...
Безнең әтине Бөек Ватан сугышы башлану белән фронтка алалар. Ул чакта абыема 4 яшь, ә миңа ике яшь тә тулмаган булган. Бик кечкенә булсам да, бөтенесе дә бүгенгедәй хәтеремдә. Әниебез сугышка киткән ирләрне алыштырып, көнне-төнгә ялгап эшләде: язын атлар белән сабан сөрсә, җәен чалгы белән печән чапты. Көз көне урак белән урып бәйләгән көлтәләрне барабанга салып (ул вакытта икмәкне молотилкалар белән суктыралар иде), молотилка алдында көннәр, төннәр буе басып тора иде. Аны алыштырырлык та кеше юк: авылда картлар да, безнең кебек бала-чагалар гына. Икмәк сугулар беткәч, икмәкне арбаларга төяп, кыш буе Бөгелмә, Ютазыга ташырлар иде әнкәйләр.
Әниемнең матур күлмәк-яулыклары бар иде. Шуларны баерак авылларга алып барып бәрәңгегә алыштыра идек. Аны көнлекләп бүлеп куям. Аш дигәнебез - суга салган бәрәңге, аңа салырга хәтта тозы да юк. Кайбер көннәрдә өйдә бер кабарлык та ризык булмый иде. Әнинең абый белән икебезне кочагына алып, янар-янмас мичкә карап елаган чаклары күп булды...
Менә шулай язып та, сөйләп тә ышанмаслык үтте безнең балачак. Моннан соң балаларга, оныкларга ул язмышларны күрергә язмасын. Илләр тыныч, күкләребез аяз, йөзләребез шат булсын.
Минзифа Мостафина-Исәнбаева
Кәкре Елга - Азнакай

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бер кљне дђ онытырлык тњгел