Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Белемледә – көч

Теләсә кайсы нефть табу компаниясендә капитал өч нигезгә - запас күләме һәм аның сыйфатына, технологияләргә, кулланылган җиһазларга һәм инде иң мөһиме - әлеге икесен булдыручы белгечләргә корылган. Үз хезмәткәрләренең профессиональ дәрәҗәсен даими үстерүне "Татнефть" ААҖ һәм "Азнакайнефть" идарәсе җитди юнәлешләрнең берсе саный. Хезмәткәрнең үзбелемен арттыруга омтылышы да зур әһәмияткә ия....

Теләсә кайсы нефть табу компаниясендә капитал өч нигезгә - запас күләме һәм аның сыйфатына, технологияләргә, кулланылган җиһазларга һәм инде иң мөһиме - әлеге икесен булдыручы белгечләргә корылган.
Үз хезмәткәрләренең профессиональ дәрәҗәсен даими үстерүне "Татнефть" ААҖ һәм "Азнакайнефть" идарәсе җитди юнәлешләрнең берсе саный. Хезмәткәрнең үзбелемен арттыруга омтылышы да зур әһәмияткә ия. Технологияләрне тудыручыларның белемен үзләштерү, предприятиенең оста белгечләре тарафыннан бу алымнарны гамәлгә кертү тәҗрибәсе дә һәрчак игътибар үзәгендә. Чыгыш ясарга әзерләнеп, бу белгечләрнең һәркайсы гадәттә һөнәри осталыгын янә бер дәрәҗәгә күтәрә, чөнки яхшы белә: тыңлаучыларның сораулары катгый булачак һәм монда инде берничек тә югалып калырга ярамый.
5-7 декабрь көннәрендә идарә начальнигы Рәзиф Галимов инициативасы белән нефть табуда яңа технологияләргә багышланган семинар үтте. Анда алган белемнәре "уңдырышлы туфракка" төшәчәк иң яхшы 80ләп белгеч катнашты. ТатНИПИнефть вәкилләре - тикшерү лабораторияләре мөдирләре Мөнәвир Мосабиров, Валерий Икътисамов, өлкән фәнни хезмәткәр Александр Глуходед, инженер Альберт Исхаков лекцияләре тыңланды. "Татнефть-АзнакайРемСервис" ҖЧҖ баш инженеры Руслан Кәримов үз тәҗрибәләре белән уртаклашты. "Азнакайнефть" идарәсенең 12 белгече - бүлек начальниклары һәм инженерлар чыгыш ясады.
Семинарда нефть табуның иң мөһим технологияләре: геология, скважиналар бораулау, гидродинамик тикшерүләрнең үсеш перспективасы, катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру алымнары, ОРД (З) конструкциясе һәм эксплуатацияләү үзенчәлекләре, ППД системасын камилләштерү, нефтьне әзерләүдә яңа технологияләр, аны табу процессын автоматлаштыру, электр энергиясенә сакчыллык, җиһазларны тутыгудан саклау һәм башка темалар яктыртылды.
Әлеге мөһим уку-өйрәнүләрне әзерләү һәм үткәрүдә идарәнең баш инженеры Расих Фәйзуллин зур кайгыртучанлык күрсәтте. Технологияләр буенча фикер алышулар вакытында кайбер "йомшак урыннар" да ачыкланды, проблемаларны хәл итүдә яңа идеяләр туды. Расих Нәфис улы аларның барсының да эш барышында исәпкә алыначагын ассызыклады.
Менә шундый эшлекле семинарлардан тыш, "Азнакайнефть" идарәсендә персонал белән эшләүдә отышлы алым буларак фәнни-практик конференцияләр үткәрү дә матур гадәткә әйләнде. Производство белән идарә итү мәктәбе эшли, идарә тармакларында яшь белгечләрнең тәҗрибә үтүләре оештырыла һ.б.
Инде югарыда әйтеп узганча, "Татнефть" ААҖнең төп игътибарында - аның белгечләре. Үз эшен яхшы белгән, тәҗрибәле белгеч - ул запас үсеше, өстәмә табылган нефть, экономияләнгән акчалар, өстәмә эш урыннары, һәм ниһаять, якыннарның бәхетле йөзләре. Һөнәрмәндләр үз эшенең осталары һәрчак кирәк һәм алар бездә елдан-ел ишәя бара.
Илшат Хәсәнов, кадрлар бүлегенең әйдәр инженеры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Белемледә – көч