Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Басулардан тапкан бәхет

Тәҗрибәле, алдынгы механизатор Рәис Гарипов үзенең ак бәхетен кара басулардан тапкан кеше. "Минем бәхетем - басуларда. Туган җиремнән беркая да киткәнем юк", - ди ул. Елның-елында район сабанчылар ярышында да алдынгы урыннарны алып килә. 40 елдан артык гомерен шушы авыр, әмма мактаулы һәм игелекле хезмәткә багышлаган механизатор нинди генә техникага...

Тәҗрибәле, алдынгы механизатор Рәис Гарипов үзенең ак бәхетен кара басулардан тапкан кеше. "Минем бәхетем - басуларда. Туган җиремнән беркая да киткәнем юк", - ди ул. Елның-елында район сабанчылар ярышында да алдынгы урыннарны алып килә. 40 елдан артык гомерен шушы авыр, әмма мактаулы һәм игелекле хезмәткә багышлаган механизатор нинди генә техникага утырса да, аны биш бармагы кебек белә. Искиткеч пөхтәлеге, төгәллеге белән дә башкалардан аерылып тора. Үзе белән бергә "картайган" ДТ-75 тракторы әле өр-яңа кебек ялтырап тора. Башка техникаларны да күз карасыдай саклый ул. Соңгы елларда "Социалистик Хезмәт Герое Кәримов Ф.Ш.ис." (Чалпы) хуҗалыгындагы матур үзгәрешләрдә чын Җир кешесе - Рәис Гариповның лаеклы өлеше бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Басулардан тапкан бәхет