Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Башта – разведчик, аннан – чик сакчысы

Аның бала чагы, яшьлек еллары 1920нче елларда туган күпчелек чордашларыныкыннан берни белән дә аерылмый: кечкенәдән авылдагы эш-мәшәкатьләргә чумып, авырлыклар күреп, "җил-яңгырга" чыныгып үсә. Туган авылы Урсайда җиде сыйныфны тәмамлагач, җиң сызганып колхозда эшли башлый. Җиң сызганырлык та була шул: илдә Бөек Ватан сугышы бара, ир-егетләр фронтта, бар мәшәкать хатын-кыз, үсмерләр...

Аның бала чагы, яшьлек еллары 1920нче елларда туган күпчелек чордашларыныкыннан берни белән дә аерылмый: кечкенәдән авылдагы эш-мәшәкатьләргә чумып, авырлыклар күреп, "җил-яңгырга" чыныгып үсә. Туган авылы Урсайда җиде сыйныфны тәмамлагач, җиң сызганып колхозда эшли башлый. Җиң сызганырлык та була шул: илдә Бөек Ватан сугышы бара, ир-егетләр фронтта, бар мәшәкать хатын-кыз, үсмерләр җилкәсендә.

1943 елның июнендә Заһидулла Вәлиуллинга да хәрби хезмәткә чакыру килеп төшә. Унсигезе тулган егет хәрби әзерлекне Ижау шәһәрендә 385нче укчылар полкында үтә. Октябрь аенда аны Мәскәүгә - разведчиклар әзерләү төркеменә күчерәләр. Ә инде декабрьдә яу кырына ук китеп бара.

Яшь разведчик 3нче Белоруссия фронтында Латвия, Литва, Эстония һәм Польшаны, Орша, Витебск, Гродно, Минск шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Сугыш юлы аны 1945 елның мартында Кенигсбергка кадәр җиткерә. Бу шәһәрне немец гаскәрләреннән азат итүгә, илнең Бөек Ватан сугышында җиңүе хакында шатлыклы хәбәр алалар. Әмма Заһидулла өчен сугыш әле бетми. Аны Көнчыгышка - японнар белән барган сугышка җибәрәләр. Илне дошманнардан азат иткәч, 1946-48 елларда ул чик сакчысы булып хезмәт итүен дәвам итә. 1948 елда контузия алып, демобилизацияләнә һәм туган якларына кайта.

Фронтта күрсәткән батырлыклары өчен Заһидулла Вәлиуллин икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, "Германияне Җиңгән өчен", "Японияне Җиңгән өчен", "Хәрби фидакарьлек өчен" медальләре белән бүләкләнә.

Сугышларда чыныккан егет тыныч тормышка кайткач белем алу турында хыяллана һәм Алабугада ветфельдшер белгечлеге ала.

Колхозда яшь белгечне сөенеп каршылыйлар. Башта ветсанитар булып эшли, аннары ферма мөдире итеп куялар, профком рәисе вазифасын башкара, авыл советы рәисе камытын да кияргә туры килә аңа.

1950 елда Заһидулла Бәһия исемле уңган-булган кызга өйләнә. Вәлиуллиннар гаиләсендә 4 кыз, 2 малай үсә. 50 ел бергә тату гомер кичерә алар. Кызганыч, җәмәгате инде вафат. Бүгенге көндә сугыш ветераны балалары, 12 оныгы, 12 оныкчыгы тәрбиясендә, аларның кадерлесе булып гомер итә.

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Башта – разведчик, аннан – чик сакчысы