Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бар ул игелекле кешеләр

Озакламый миңа 87 яшь тула. 38 ел мәктәптә эшләп, пенсиягә чыктым. Тормышта бик күп авырлыклар күрдем. Шуның иң аянычы - тулы ятимек. 47 яшемдә 3 балам белән ирсез дә калдым. Балаларым дүртәү иде, беренчесе 10 яшендә, икенчесе 41 яшендә, өченчесе 51 яшендә вафат булды. Ике балам авыру иде. Хәзерге көндә...

Озакламый миңа 87 яшь тула. 38 ел мәктәптә эшләп, пенсиягә чыктым. Тормышта бик күп авырлыклар күрдем. Шуның иң аянычы - тулы ятимек. 47 яшемдә 3 балам белән ирсез дә калдым. Балаларым дүртәү иде, беренчесе 10 яшендә, икенчесе 41 яшендә, өченчесе 51 яшендә вафат булды. Ике балам авыру иде. Хәзерге көндә икенче группа инвалид улым белән яшим. Узган елның көзендә ул инфаркт та, инсульт та үткәрде.
Улым бик каты ыңгырашып чирли башлагач, ашыгыч ярдәм чакырттым. Табиб кан басымын, температурасын үлчәп, укол кадады да китте. Әмма баламның хәле җиңеләймәде. Тагын чакырттык. Бу юлы Роберт Каһарманов дигән табиб килде. Аның фамилиясен соңыннан гына белдем. Улымны бик озак тикшерде, әллә ничә тапкыр йөрәген яздырды. Аннан сырхауханәгә алып китте. Берничә көн реанимация бүлегендә яткыргач, кардиология бүлегенә күчерделәр. Минем бит бер терәгем дә юк, юньләп карамаслар дигән идем, ялгышканмын. Хәзер бит шулай сөйлиләр, имеш, акча төртсәң генә яхшы дәвалыйлар. Ә мин моны күз алдына да китерә алмыйм, чөнки безнең буын кешеләре сөйләп бетермәслек авырлыклар күрсәләр дә, гадел булдылар, кешедән өмет итмәдек һәм хәрам кертмәдек. Хәзер дә шундый гадел табиблар бар икән. Шулай да коры рәхмәт белән генә булмый бит инде дип, чәк-чәк пешердем. Әмма табибыбыз Наталья Шебалова күчтәнәчемне бик итәгатьле генә итеп кире какты.
Икенче юлысы сырхауханәгә бер дә бара алмадым, өйдә дә тотынып кына йөрим. Улымны төннәрен сеңлем Миңлегөл Гомәрова, көндезләрен эш сменасын көйли-көйли киленем Роза Әминова карады. Туганымның кызы Дания Хәйбулова тәмле таба ашларын пешереп килеп йөрде. Табибның, шәфкать туташларының эшләрен шулкадәр намус белән башкарулары турында кайтып сөйләп тордылар. Хәтта улымның йөрәген генә түгел, ашказанын да Әлмәттә тикшерткәннәр. Әнә шулай баламны үз-үзен карарлык хәленә кайтардылар. Гомер буе рәхәт яшәсеннәр дип, намаз укыган саен барчасына изге теләк телим.
Шулай ук ветераннар советы, үзем эшләгән 8 нче мәктәп коллективы, күршеләрем һәрчак хәлемне белешеп торалар. Аларга да мең-мең рәхмәтләр яусын. Үз изгелекләре үзләренә кайтсын!
Зәйтүнә Атнагулова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бар ул игелекле кешеләр