Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балчыктан могҗизалар тудыра

Рәсем укытучысы... Физиклар, математиклар янында алар нигәдер гел күләгәдә калган кебек миңа. Ә бит бала күңеленә матурлык орлыклары салучылар, аларны тылсымлы сәнгать дөньясына алып керүчеләр - нәкъ шул фән ияләре. Актүбә 2 нче урта мәктәбенең рәсем укытучысы Светлана Гыйләҗева кулында гади генә каләм яки буяу пумаласы әллә нинди могҗизалар тудыра....

Рәсем укытучысы... Физиклар, математиклар янында алар нигәдер гел күләгәдә калган кебек миңа. Ә бит бала күңеленә матурлык орлыклары салучылар, аларны тылсымлы сәнгать дөньясына алып керүчеләр - нәкъ шул фән ияләре.

Актүбә 2 нче урта мәктәбенең рәсем укытучысы Светлана Гыйләҗева кулында гади генә каләм яки буяу пумаласы әллә нинди могҗизалар тудыра.

-Укучыларның сәләтләрен ачып, һәр дәресемне матурлык дөньясында бер ачыш ясарлык итеп оештырырга тырышам -, ди ул.

Юкка гына аның укучылары төрле конкурсларда призлы урыннар яуламыйлар. "Парклар маршы" халыкара акциясенең рәсем бәйгесендә Идел Тулкинов, Юля Афанасьева һәм Булат Зарипов өч ел рәттән җиңү яулаган. "Радуга" халыкара сәләтле балалар конкурсында Әдилә Газизова "Тынычлык салават күпере" эше белән лауреат булган. "Хәтерлим! Горурланам!" халыкара рәсем конкурсында ике ел рәттәнҗиңү яулаган Идел Тулкинов, Динара Кадырмаева һәм Луиза Сәлахова да укытучының горурлыгы.

Светлана Гыйләҗева үзе дә иҗади бәйгеләрдән читтә калмый. Ул - тынгызыз җан. Ирешелгәннәр белән генә тукталмый, халык промыселының яңа төрләрен өйрәнә. Полимер балчыктан ясалган эшләре күз явын алырлык. Ул алар белән берничә ел инде Алабугада уза торган Спасс ярминкәсендә катнаша. 2014 елда "Талантоха" Бөтенроссия конкурсында балчыктан эшләнгән чәчәкләр композициясе белән икенче урынны яулаган.

-Мәктәбебездәге рәсем сәнгате кабинеты - остаханә, биредә укытучының да, укучыларның да эшләреннән күргәзмәләр оештырылып тора. Светлана Гыйләҗева - шенең чын остасы -, ди мәктәп директорының укыту эшләре буенча урынбасары Фәнүзә Кашапова.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балчыктан могҗизалар тудыра