Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ҖӘМГЫЯТЬ

Балалы өйдә бур ятмас

Әнием бик хәтерле, кызганыч хәлләрне дә кызык итеп сөйли торган иде.

Ул 1903 елгы, 1975 елда вафат булды. Ул сөйләгәннәр торып-торып искә төшә.

Сугыш беткән еллар. Ачлык, ялангачлык. Әни өйдә абыстай белән чәй эчеп утыра икән. Абыем Рәфгать (ул чакта 8-10 яшьләр чамасы булгандыр) урамнан йөгереп кергән дә, әнинең колагына ашыга-ашыга нидер әйтә икән. Абыстай кызыксынып: “Нәрсә сөйли ул?” – дип сораган. Әни чит кешегә белгертәсе килмәгән, алдарга маташкан. Рәфгать тыңлап торган да: “Мин сиңа алай дип әйттем мени, чокырга туфрак астына капланган онны  эт актарып ашый дидем бит!” – дип кычкырып елап җибәргән.

Ул заманда законнар каты булган, халыкның үзенә берни калдырмый, азык-төлекне салымга алганнар. Әнинең балаларына умач ашына дип яшереп куйган оны булган ул.

Фәнүзә Рәфыйкова, Карамалы авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев