Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бала ул йомшак губка кебек

Мин педагогик хезмәт юлымны 1996 елда Митрәй авылында башладым.

Иң беренче икенче сыйныфлар белән эшләргә насыйп булды. Аннары соң, 1, 2, 3, 4 нче классларга берьюлы белем һәм тәрбия бирдем.

Гаилә альбомын алып карыйм да, уйга калам. Иң беренче укытучым – атказанган баянчы Рөстәм Вәлиевның әбисе Шакирова Фәрхия Шакир кызы иде. Мин, кечкенә бер кызчык, район газетасыннан аның фотосын кисеп алганмын да "Иң яраткан укытучым” дип язып куйганмын. Һөнәр сайлавыма да ул этәргеч биргәндер.

Буш вакытларымда баянда уйнарга, тегәргә, чигәргә, бәйләргә, китап укырга яратам. Укучыларымны да кул эшенә тартам. Һәр баланың сәләтен ачарга тырышам. Аларны онлайн платформаларда эшләргә өйрәтәм. Амалия Сөнәгатова "Сириус" математик олимпиадасында, Кәрим Әхмәтов "ЛИМОН" олимпиадасында беренче урынны алды. "Маяк" газетасына да укучылар иҗатын җибәрәм. Әсәй, Митрәй авыллары тарихын язганда да өлешем керде. Үзебезнең авылларның һөнәр ияләре турында укучыларыма даими сөйләп барам, аларда хезмәткә уңай караш тәрбиялим.

Бала ул губка кебек, яхшы якларны үзендә йомшак сүз белән сеңдерә.

Лилия Абдуллина, Сарлы урта мәктәбенең беренче категорияле башлангыч класс укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев