Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бала өчен әти белән әни кирәк

Баланың иң мөһим хокукларыннан берсе – гаиләдә тәрбияләнү. Бары әти-әнисе канаты астында гына ул үзен бәхетле тоя ала.

Бер генә дәүләт органы да закон белән билгеләнгән сәбәпләрдән башка аны бу мөмкинлектән аера алмый.

Кызганычка каршы, баласын ашату, киендерү, чиста йөртү, медицина ярдәме күрсәтүне санга сукмаган, кыйнаган, җәберләгән, тормышына, сәламәтлегенә куркыныч тудырган, эчкечелек, наркоманиядән интеккән очракта әти-әниләрне бала тәрбияләү хокуыннан мәхрүм итәргә туры килә.

Ата-ана хокукыннан мәхрүм итү эше ир яки хатынның, прокурорның яки опека органының гаризасы нигезендә судта карала. Карар кабул ителгәннән соң бала бала суд билгеләгән ата-анага яки опекунга тапшырыла, әмма аның милеккә хокуклары югалмый. Ә мәхрүм ителгән ата-ана бала тәрбияләүдә инде катнаша алмый, ләкин алимент түләргә бурычлы.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ата-анасыннан алынган баланы ярты ел дәвамында бер кем дә уллыкка яки кызлыкка ала алмый. Закон биологик әти-әнисенә хаталарын төзәтер өчен шулкадәр вакыт бирә.

2006 елда бер ана 5 баласына хокукыннан мәхрүм ителде. 2012 елда аны кире кайтырды. Әмма тагын 5 елдан опека һәм попечительлек бүлеге махсус укыту-тәрбия учреждениесендәге балигъ булмаган улына карата ана хокукыннан мәхрүм итү буенча судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булды. Әнисе улын даими кыйнаган, мыскыллаган, кимсеткән. Азнакай шәһәр суды бу гаризаны канәгатьләндерде.

Шәһәр суды ике ел дәвамында кызы белән аралашмаган, аны тәрбияләүгә акча җибәрмәгән, беркайда эшләмәүче, эчкече, аеруча авыр җинаять кылган ирне дә әтилек хокукыннан мәхрүм итте. Кызның әнисе элегрәк аналык хокукыннан мәхрүм ителгән булган.

Бу балаларны нинди язмыш көтә? Исән әти-әниле килеш, ятим калулары кызганыч!

Әти-әнисез калу бала өчен һәрчак зур кайгы, авыр кичереш. Әлеге балалар мәхәббәт һәм назны башка гаиләләрдә булса да тапсыннар, ә үз әти-әниләре кайчан да булса дөньяда баладан да кадерлерәк, зуррак бәхет булмавын төшенсеннәр иде.

Раушания Сәлахова, суд эшләрен тәэмин итү буенча бүлек начальнигы

Фото pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев