Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Бабай” балаларын җыйды (ФОТО)

 Азнакайның башта авыл буларак оешкан бу төбәге шәһәребезнең тарихи урыннарының берсе санала. Биредәге “Бабай” кибете дә исемен ерак дәверләрдән бирле саклап килә.

Репрессия корбаннарына куелган һәйкәл туган җиренә тугры ул-кызларының якты истәлеген яңартып, һәр елны шанлы вакыйгаларны хәтерләрдә кузгата.

Монда халык электән салынган гадәт буенча бер-берләре белән аралашып, күрше хакын хаклап, матур гына яшәп ята.  Олыгаеп килгән әти-әниләрен тәрбияләргә кайтып, балалары, оныклары ихата-йортларны ныгыта, заманча итеп яңарта. Узган атнада урам бәйрәменә җыелган кунаклар да бу төзеклекне үзләре күреп, халыкның татулыгына, бердәмлегенә сокланып китте. Территориаль иҗтимагый үзидарә оешканнан бирле һәр җәйдә  үткәрелеп килүче очрашуны аның җитәкчесе Рәмилә Әхмәтова быел да күршеләре белән көзге байлыктан күргәзмә оештырып, сый-нигъмәтле табын корып, җыр-моңга осталарны җыеп үткәрде.

Бу төбәктә төрле тармакларда хезмәт куеп район үсешенә зур өлеш керткән, иҗтимагый тормышта активлык күрсәткән тынгысызлар, бик күп үрнәк гаиләләр яши. Бәйрәм белән котларга килгән район башлыгы Марсель Шәйдуллин кулыннан бүләк алучылар гына да ничә дистә булгандыр...

Әнисе Азнакайның шушы тирәсендә үскән Рөстәм Мөхәммәдиев очрашуда  хис-тойгыларын яшереп кала алмады, балачагының иң матур истәлекләре белән уртаклашты. Хәзерге вакытта төп нигезне саклап, аның бертуган апасы шушында яшәп ята. Азнакайның икътисадын, социаль өлкәсен үстерүдә, авыр тормыш хәлендә калучыларга зур ярдәм итеп килгән, игелек гамәлләре кылып торган Татарстанның Дәүләт Советы депутаты, “Татнефть” генераль директоры урынбасары Рөстәм Нәбиулла улының үзләре белән очрашуга вакыт табуына өлкәннәр аеруча рәхмәтле иде. Аны сырып алып, эчкерсез аралаштылар, фикерләре белән уртаклаштылар, форсаттан файдаланып, гозерләрен дә җиткерделәр.  

Урам бәйрәменә биредә яшәүчеләрнең туган-тумачасы да җыелып килгән. Барсы да җырчы, биюче, уңган-булган. Ир-егетләр себерке бәйләп осталыгын күрсәтсә, килен-кызлар җептәй нечкә токмачлары белән шаккатырды. Зиһенлек-осталык  бәйгеләрендә дә берәү дә ялындырып тормады.  Гомумән, бу тирәдә актив, эчкерсез күңелле кешеләр яшәвенә һәр бәйрәмдә сокланып китәсең . Август ае булса да өскә җылы бишмәт кигергән көн салкынлыгы гына куркыта алмады аларны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев