Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бабам белән горурланам

Бабам Сәйфетдин Шакиров яу кырына минем хәзерге яшем чамасында китә. Кечкенәдән ятим калып, бөтен авырлыкны үз җилкәсендә татыганлыктан, бу вакытка инде ныгыган, шактый чыныккан егет була. Фронтка аны апасы Халисә озатып кала. Белоруссия фронтында бабамның хәрби хезмәте башлана. Бәрелешләрнең берсендә шактый немец танкларын, солдатларын юк итәләр, атакага күтәрелеп, бабам анда...

Бабам Сәйфетдин Шакиров яу кырына минем хәзерге яшем чамасында китә. Кечкенәдән ятим калып, бөтен авырлыкны үз җилкәсендә татыганлыктан, бу вакытка инде ныгыган, шактый чыныккан егет була. Фронтка аны апасы Халисә озатып кала.
Белоруссия фронтында бабамның хәрби хезмәте башлана. Бәрелешләрнең берсендә шактый немец танкларын, солдатларын юк итәләр, атакага күтәрелеп, бабам анда тиңсез батырлык күрсәтә - шактый немец солдатларын юк итә, үзе дә яралана, госпитальгә эләгә. Аңа Ватан сугышы ордены бирәләр. Аннан соң да күпсанлы медальләр белән бүләкләнә.
Сугыштан ул исән-имин әйләнеп кайта, әмма яралы кулы гына сызлап җәфалый. Әби белән 8 бала үстерәләр, оныклар, оныкчыкларын күрү бәхете дә тәтеде аларга. Сугыш афәтендә сынатмаган әби-бабабыз белән барыбыз да чиксез горурланабыз.
Камил Хөснимәрданов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бабам белән горурланам