Азнакайның яшь башкаручылары уңышлары белән даими куандырып тора. Балалар сәнгать мәктәбе укучылары Сочи шәһәрендә узган беренче Халыкара балалар һәм яшүсмерләр фестиваль конкурсыннан җиңү яулап кайтты. Скрипкачы Рания Солтанова (укытучысы - Лилия Тимерова, концертмейстеры - Римма Лебедева) - беренче дәрәҗә лауреат булды һәм гала-концертта чыгыш ясады. Шулай ук шушы мәктәпне тәмамлаган...
Азнакайның яшь башкаручылары уңышлары белән даими куандырып тора. Балалар сәнгать мәктәбе укучылары Сочи шәһәрендә узган беренче Халыкара балалар һәм яшүсмерләр фестиваль конкурсыннан җиңү яулап кайтты. Скрипкачы Рания Солтанова (укытучысы - Лилия Тимерова, концертмейстеры - Римма Лебедева) - беренче дәрәҗә лауреат булды һәм гала-концертта чыгыш ясады. Шулай ук шушы мәктәпне тәмамлаган Ләйсән Ханнанова да бу конкурста икенче дәрәҗә лауреат исемен алды.
Нет комментариев