Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның яшь радиоэлемтәчеләре сынатмыйлар

Әле компьютерлар, кәрәзле телефоннар булмаган чорда малайлар үзлекләреннән радио ясап, элемтәгә чыга торган иделәр. Заманында мәктәпләрдә радиосөючеләр түгәрәкләре гөрләп эшләде. Онытыла барган бу шөгыльгә шәһәребездә Ринат Вәлиев кабат җан өреп җибәрде. Һөнәре буенча ул элемтәче түгел, ә менә мавыгуы кечкенәдән башланган, алты яшендә беренче радиоалгыч җыйган. Хәзер ул кыска дулкынлы...

Әле компьютерлар, кәрәзле телефоннар булмаган чорда малайлар үзлекләреннән радио ясап, элемтәгә чыга торган иделәр. Заманында мәктәпләрдә радиосөючеләр түгәрәкләре гөрләп эшләде. Онытыла барган бу шөгыльгә шәһәребездә Ринат Вәлиев кабат җан өреп җибәрде.

Һөнәре буенча ул элемтәче түгел, ә менә мавыгуы кечкенәдән башланган, алты яшендә беренче радиоалгыч җыйган. Хәзер ул кыска дулкынлы радиоэлемтә буенча спорт мастеры, дөнья чемпионаты призеры.

Спорт радиоэлемтәчеләр түгәрәге 2006 елда 4 нче мәктәптә оешып китә. Төрле бәйгеләрдә катнашып яулаган Диплом һәм Мактау кәгазьләренең исәбе юк. Ун яшьлек балалар арасында спорт мастерына кандидатлар да тәрбияләп өлгерә җитәкче.

Менә берничә ел тынлыктан соң азнакайлылар тагын радиоэлемтәгә чыга башлады.

Яшьләр коллектив радиостанциясен оештыру идеясын шунда ук хуплап алган муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинга рәхмәтле Ринат Вәлиев. Нефтьче оешмалар ярдәме белән җиһазлар да сатып алына. Бу юлы сыеныр урынны түгәрәк шәһәребезнең 9 нчы мәктәбендә таба. Анда йөрүчеләр дә - шушы мәктәп укучылары.

- Ринат Вәлиев кебек энтузиастлар күбрәк булсын иде, - ди мәктәп директоры Гаяз Хәмидуллин.

Теорияне мәктәптә өйрәнсәләр, практикага Сабантуй мәйданы янындагы тауга - аэродромга чыгалар. Биредә үз будкалары бар.

- "Россия Кораллы көчләренең радиосөючеләр берлеге" җәмгыяте безне үз составына алды. Анда илнең төрле төбәкләрендәге йөздән артык клуб керә. Шулай ук "Пятый океан" халыкара авиаторлар клубы да безне кабул итеп, номер, сертификат, "Беренче карлыгачлар" дигән исем бирде, - ди Ринат Вәлиев.

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан үтәрелгән активлык көннәрендә катнашып, "Пилинг" клубы әгъзалары призлы урыннар яулаганнар. Дипломнарны аларга Азнакай хәрби комиссары Рәдиф Камалиев тапшырды. Бүләкләнүчеләрнең кызлар гына булуы гаҗәпләндерми калмады, әлбәттә.

- Бу һөнәр армиядә бик кирәкле. Түгәрәккә егетләр дә тартырылсын иде, биредә башлангыч күнекмәләрне алып, киләчәктә элемтәчеләр булып хезмәт итәргә мөмкин. Гомумән, егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дип юкка әйтмәгәннәр, - ди хәрби комиссар.

Фирүзә Томатаева өченче сыйныфта гына укыса да, беренче, икенче һәм өченче дәрәҗә дипломнарга ия булды.

- Элемтәгә чыгып, чит төбәкләрдәге яшьтәшләребез белән аралашабыз. Активлык көннәрендә без - аларга, алар - безгә очколар бирәшәбез. Бу түгәрәк дөрес итеп сөйләшергә, дициплинага өйрәтә, - ди ул.

- Шулай ук укучыларның география буенча белемнәрен киңәйтергә, телләр өйрәнергә дә ярдәме зур, - ди 9 нчы мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Елена Бойчук.

Бу кызларны күргәч, нигәдер сугыш картиналары искә төште. Анда да бит күпчелек радиоэлемтәчеләр - гүзәл затлар. Яу-бәрелешләрдә җиңү-җиңелү элемтәчеләргә дә бәйле булган.

Радиоэлемтәчеләр түгәрәге бер мәктәп кысаларыннан гына чыгып, киңрәк җәелсен иде. Бөек ачышларга юл нәкь менә бала чакта мавыктыргыч техник иҗаттан башлана бит.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның яшь радиоэлемтәчеләре сынатмыйлар