Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның яшь һөнәрманнары төбәк чемпионатында алтын медаль яулады

Казанда шушы көннәрдә узган "Яшь һөнәрманнар" төбәк чемпионатында WorldSkills Junior юнәлешендә Азнакай шәһәренең 4 нче лицей укучылары Альбина Әхмәтова һәм Раил Садриев "Прототиплаштыру" компетенциясе буенча алтын медаль яуладылар. Әлеге чемпионат компетенцияләр саны буенча (91!) иң масштаблылардан булды. Лицейчыларның бу беренче генә уңышы түгел. Февраль аенда да команда шушы төр ярышлардан...

Казанда шушы көннәрдә узган "Яшь һөнәрманнар" төбәк чемпионатында WorldSkills Junior юнәлешендә Азнакай шәһәренең 4 нче лицей укучылары Альбина Әхмәтова һәм Раил Садриев "Прототиплаштыру" компетенциясе буенча алтын медаль яуладылар.

Әлеге чемпионат компетенцияләр саны буенча (91!) иң масштаблылардан булды.

Лицейчыларның бу беренче генә уңышы түгел. Февраль аенда да команда шушы төр ярышлардан җиңү белән кайтты. Май башында Астана шәһәрендә «Worldskills Kazakhstan - 2017» III Милли чемпионатында алар "Прототиплаштыру" компетенциясе буенча экспертлар сыйфатында катнаштылар һәм башка төбәк экспертларының мактауларына лаек булдылар.

Ислам Ибәтуллин һәм Альбина Әхмәтшина Татарстан җыелма командасы составында быел шулай ук май аенда эшче һөнәрләр буенча Краснодарда узган WorldSkills Russia Милли чемпионатында абсолют чемпион булып, алтын медаль алдылар.

Раил Сабиров һәм Мансур Нуриев - "Прототиплаштыру" компетенциясендә JuniorSkills төбәк чемпионатың ике тапкыр көмеш призерлары, ә Раил Сабиров - «Инженер дизайны CAD» компетенциясе буенча Санкт-Петербургта узган төбәк чемпионаты җиңүчесе.

Җитәкчеләре, лицей директорының инновацияләр буенча урынбасары Рөстәм Сәитов әлеге ярышларда баш эксперт булып катнашты. Ул алган тәэсирләре белән уртаклашты:

- Ярыш бик җиңелләрдән булмады, чөнки ул JuniorSkills түгел, ә Worldskills форматында үтте. Элек инженер күнекмәләр генә тикшерелсә, бу юлы эшче белгечлекләрен дә үз эченә алды. Аннан соң вакыт ягынан да балаларга авырга туры килде: JuniorSkills чемпионатында көнгә 4 сәгать шөгыльләнсәләр, бусында 8 сәгать бирелде. Ачык һавада җылыткычлар белән эшләдек. Ә түбән температурада принтер сыйфатсыз баса. Монда Раилнең осталыгы коткарды һәм безнең әйберләр техникум укучыларыныкыннан да сыйфатлырак чыкты. Раил башкаларга да принтерларын көйләшергә ярдәм итте, аңа Россиянең чираттагы төбәк чемпионатында техник эксперт булырга тәкъдим ясадылар. Командада Альбина - сызымнар өчен, ә Раил модельләштерү һәм эшкәртү өчен җаваплы. Алар бик тату, бер-берсенә ярдәм итеп эшләделәр, чын осталыкларын күрсәттеләр.

Әлеге ярышта җиңүчеләрне 2018 елда Көньяк Сахалинда узачак милли чемпионатка сайлап алачаклар. Анда Альбина Әхмәтова белән Раил Сабиров та катнашыр дип ышанабыз.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның яшь һөнәрманнары төбәк чемпионатында алтын медаль яулады