Азнакайның Яңа Юл бистәсе чирек гасыр юбилеен бәйрәм итте
Безнең халык ялан кырдан да гөлбакча ясарга сәләтле. Шулай булмаса, чирек гасыр эчендә кала кебек зурлыкта Яңа Юл бистәсе калкып чыкмас иде. Узган шимбәдә әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан биредә бәйрәм узды. Табигать тә бу көнне хәерхаклы булды. Җылы кояш нурлары астында олысы-кечесе рәхәтләнеп үзешчәннәребезнең җырларын тыңлады, милли уеннарыбызда көч сынашты,...
Безнең халык ялан кырдан да гөлбакча ясарга сәләтле. Шулай булмаса, чирек гасыр эчендә кала кебек зурлыкта Яңа Юл бистәсе калкып чыкмас иде. Узган шимбәдә әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан биредә бәйрәм узды.
Табигать тә бу көнне хәерхаклы булды. Җылы кояш нурлары астында олысы-кечесе рәхәтләнеп үзешчәннәребезнең җырларын тыңлады, милли уеннарыбызда көч сынашты, сәүдә гөрләде, һич тә Сабан туйдан ким булмады.
Бәйрәм белән тәбрикләп, район җитәкчеләре халыкка иң изге теләкләрен җиткерделәр. "Иң яхшы ишек алды" бәйгесендә җиңүчеләргә бүләкләр, урамнарның иң яхшы эшләүче старшийларына уен мәйданчыклары өчен сертификатлар тапшырылды.
Яңа Юл Азнакайның иң олы микрорайоны булып санала. Соңгы елларда биредә башкарылган эшләр күп. Су линияләре, яңа юллар салынды, дренаж ясалды. Тиздән балалар бакчасы, медпункт ачылачак. Алга таба парк булдырырга, тагын да уен мәйданчыклары куярга, Тукай белән Чалтугай урамнарын тоташтырыга уйлыйлар.
-Без Чалтугай урамында 2000 елдан бирле яшибез. Башта уңайлыклар юк иде. Яңгыр яуса, тукталышка гәлүш киеп чыгар идек, аны әрекмән яфрагы астында калдырып, кайтканда кире алып кияр идек. Хәзер, шөкер, урамнарыбыз чиста, газ да, су да бар. Рәхмәт район җитәкчеләренә, ни сорасак, шуны эшлиләр, - ди Ханә апа Зарипова.
- Без төзи башлаганда 5-6 йорт кына бар иде әле. Яңа Юл бу кадәр үсеш алыр дип уйламаган да идек ул чакта, - ди әнә Рәсимә Нәҗметдинова да.
Бистә зурайган саен, эш артып тора. Берничә урам һәм тыкрыкка юл салырга, балаларга уен мәйданчыклары төзергә кирәк. Шулай ук мәдәният йорты һәм спорт сарае турында да хыяллана халык. Бу хыяллар да тормышка ашып, шулай алга зур өметләр белән яшәргә, бистәгә тагын да чәчәк атарга язсын!
Резеда ШӘРИПОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев