Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның Татшуган авылында йорт янып беткән, ярдәм сорала

Көнгә ышана торган түгел, ялтырап кояш чыкса да, суык. Суыта башлауга кешеләр дә йортларында җылыту җиһазларынннан файдаланалар, ә электрүткәргечләр мондый йөкләнешне күтәрә алмый. Инде алар төзек тә булмаса, ут чыгасын көт тә тор. Район күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге һәм 24 нче янгын часте хезмәткәрләре мондый салкын көннәрдә тагын да игътибарлырак һәм...

Көнгә ышана торган түгел, ялтырап кояш чыкса да, суык. Суыта башлауга кешеләр дә йортларында җылыту җиһазларынннан файдаланалар, ә электрүткәргечләр мондый йөкләнешне күтәрә алмый. Инде алар төзек тә булмаса, ут чыгасын көт тә тор. Район күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге һәм 24 нче янгын часте хезмәткәрләре мондый салкын көннәрдә тагын да игътибарлырак һәм сак булырга киңәш итә.

7 сентябрь көнне Татшуган авылындагы торак йортта да электр челтәренең төзексезлеге сәбәпле, янгын чыгып, ул яшәү өчен яраксызга әверелде. Ике балалы Гыймазетдиновлар гаиләсенә килгән кайгының авырлыгын үз башына төшкән кеше үзе генә беләдер. Бәла-казадан беребез дә хали түгел. Хөрмәтле, азнакайлылар, бердәм булыйк, шатлыгын гына түгел, кайгысын да бергә уртаклашыйк. Якташларыбызның хәсрәтен бераз гына булса да җиңеләйтик, ярдәм кулы сузыйк! Гаиләгә финанс ярдәме күрсәтү өчен исәп-хисап счетын да хәбәр итәбез:

Азнакай муниципаль районы «Азнакай» фонды

423330, Татарстан Республикасы, Азнакай шәһәре, Ленин урамы, 22 нче йорт

Исәп-хисап счеты: № 40703810108060000016

ОАО « АК БАРС» Банк г. Казань

ИНН/КПП 1643011057/ 164301001

ОГРН 1091600002010

Кор. Счет 30101810000000000805

БИК 049205805

Тел.(885592)7-52-37(Венера), факс 7-48-98

venera.yusupova.m@tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның Татшуган авылында йорт янып беткән, ярдәм сорала