Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның Шәйхетдинов урамында ишегалды бәйрәме узды

Бер йорт, бер ишек алдында яшәсәк тә, еш кына бер-беребезне белмибез, танымыйбыз да. Ә менә соңгы елларда урам, ишегалды бәйрәмнәрен уздыру халыкны бер гаиләдәй дуслаштыра, якынайта бара. Мондый бәйрәмнәр халык һәм власть арасында да үзара дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыра, ике арада күпер төзи. Чөнки нәкъ менә шундый бәйрәмнәрдә халык җитәкчеләргә үз...

Бер йорт, бер ишек алдында яшәсәк тә, еш кына бер-беребезне белмибез, танымыйбыз да. Ә менә соңгы елларда урам, ишегалды бәйрәмнәрен уздыру халыкны бер гаиләдәй дуслаштыра, якынайта бара. Мондый бәйрәмнәр халык һәм власть арасында да үзара дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыра, ике арада күпер төзи. Чөнки нәкъ менә шундый бәйрәмнәрдә халык җитәкчеләргә үз гозерләрен җиткерә, киңәш-табыш итә. Чәршәмбе көнне "28 нче квартал" ширкәтенә караган Шәйхетдинов урамының 11,15 нче йортлар ишек алды аллы- гөлле чәчәкләргә күмелгән болынны хәтерләтә иде. Нәниләр дә, әбиләр дә, әти-әниләр, кыз-кыркын, егет-җилән - берсенә дә күңелсезләнеп утырырлык түгел. Бала-чага батутларда сикерә. Татлы мамык, тәм-томнардан авыз итә. Нәниләр белән уйнарга хәтта әкият геройлары да килгән. Борыннарны кытыклап, зур казаннарда тәмле пылау пешә. Килегез, сыйланыгыз, һәркемгә дә җитә. Күршеләр, дуслар, ахирәтләр рәхәтләнеп гәп куерта.

Менә мәйданны яңгыратып күңелле музыка авазы яңгырый. Алып баручы егетнең дә теле телгә йокмый. Халык рәхәтләнеп көлә, күңел ача, ял итә.

- Без мондый ишегалды бәйрәмнәрен көтеп алабыз, - ди Айзирәк Дәбихуллина. - Ничек өеңдә утырасың инде. Оештыручылар барысын да алдан әзерләп куйганнар бит, чыгып рәхәтләнеп күңел ачасы гына. Гомумән, соңгы вакытта җитәкчеләребезнең ныклы ярдәмен, кайгыртучанлыгын тоябыз. Азнакаебыз күзгә күренеп матурланды, яңарды. Ишек алларыбыз чиста, матур, чәчәкләргә күмелгән.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин халыкның бер үтенечен дә кире какмый. Йортыбызны ремонтлау һәм башка гозерләр белән янына гел кереп торабыз. Һәрчак ныклы ярдәмен күрсәтә, - дип сүзгә кушыла Гөлфәния Бәдретдинова.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин халыкны ихлас күңелдән котлап, Азнакаебызны үстерүдә бергәләп эшләргә чакырды, йортлар, ишегалларын ямьләү, тәртип саклауда ныклы өлеш керткән активистларга бүләкләр тапшырды. Тәбрикләүләргә ТСЖ җитәкчесе Марат Солтанов та кушылды. Бүләкләнүчеләр арасында юбилярлар да бар. Алар арасында - 50 ел бергә тигез канатлар булып гомер кичергән Айзирәк һәм Хәмит Дәбихуллиннар гаиләсе.

Без балачактан ук тормыш авырлыкларын күп татыдык. Бүген шушы кадәр матур тормыш, кайгыртучанлык өчен сөенеп бетә алмыйбыз, - дип олы рәхмәтен белдерде Хәмит ага.

Әйе, бер телем икмәккә тилмереп, тормыш авырлыкларын үз җилкәсендә кичергән өлкән буын бүгенге матур тормышның кадерен белә. Күкләребезнең тыныч, иминлегенә, тормышыбызның муллыгына сөенеп, аңа үз өлешебезне дә кертеп шатланып яшик.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның Шәйхетдинов урамында ишегалды бәйрәме узды