Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның милли бәйрәменә рәхим итегез!

6 июньдә район авылларында һәм Актүбә бистәсендә халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуй үткәрелә. Шәһәрдә бәйрәм 7 июнь көнне 10.00 сәгатьтә башлана. Бәйрәмнең йөзек кашы - татарча көрәш, ат чабышлары! Сез шулай ук туры баганага менү, гер күтәрү, чүлмәк вату, йөгерү, капчык, зур кәлүш киеп йөгерү, сулы көянтә-чиләк белән йөгерү, авыш...

6 июньдә район авылларында һәм Актүбә бистәсендә халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуй үткәрелә.
Шәһәрдә бәйрәм 7 июнь көнне 10.00 сәгатьтә башлана.
Бәйрәмнең йөзек кашы - татарча көрәш, ат чабышлары!
Сез шулай ук туры баганага менү, гер күтәрү, чүлмәк вату, йөгерү, капчык, зур кәлүш киеп йөгерү, сулы көянтә-чиләк белән йөгерү, авыш баганага менү, капчык сугышы, таяк һәм аркан тартышу, кул көрәше кебек бәйгеләрдә көчегезне сыный һәм осталыгыгызны күрсәтә аласыз.
Бәйрәмне танылган эстрада йолдызлары - Россиянең Атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов, Руслан Кираметдинов, Эльмира Нәгыймова, Татарстан Республикасы дәүләт фольклормузыкасы ансамбле, районыбызның сәнгать осталары чыгышлары бизиячәк.
Бу көнне сезне 19.00 сәгатьтә Р.Ишкәев исемендәге ял паркында "Кичке сабантуй"да көтеп калабыз. Танылган эстрада йолдызларына кушылып биергә, җырлы-биюле уеннарда, конкурсларда катнашырга чакырабыз.
Балаларны күңелле аттракционнар көтә. 21.40 сәгатьтә лазерлы шоу, 22 .00 сәгатьтә бәйрәм салюты булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның милли бәйрәменә рәхим итегез!