Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның мәдәният хезмәткәрләре сәламәт тормыш яклы

Сәламәт тормыш рәвешен - сәхнә аша Сәламәт тормыш рәвешен пропагандалауга мәдәният хезмәткәрләре дә үз өлешләрен кертә. Октябрь аенда авыл мәдәният йортлары һәм клублары арасында уздырылган "Без сәламәт тормыш яклы" дигән конкурс моның бер ачык мисалы. -Бу бәйгедә авыл яшьләре катнашты. Беренче тур 8 зонада үтте. Аларның чыгышын тамашачылар да яратып...

Сәламәт тормыш рәвешен - сәхнә аша

Сәламәт тормыш рәвешен пропагандалауга мәдәният хезмәткәрләре дә үз өлешләрен кертә. Октябрь аенда авыл мәдәният йортлары һәм клублары арасында уздырылган "Без сәламәт тормыш яклы" дигән конкурс моның бер ачык мисалы.

-Бу бәйгедә авыл яшьләре катнашты. Беренче тур 8 зонада үтте. Аларның чыгышын тамашачылар да яратып карады. Кайбер коллективларның режиссерлык табышлары сокландырды, - ди район-шәһәр Мәдәният йорты директоры Ландыш Шәрәфиева.

Жюри иң беренче чиратта чыгыш ясаучыларның һөнәри һәм башкару осталыгына, программаларының эчтәлегенә игътибар иткән.

Йомгаклау турына 7 коллектив: Сукаеш, Уразай, Үчәлле, Балтач, Ирекле, Әсәй, Мәсгут мәдәният йортлары коллективлары чыккан. 30 октябрьдә Әсәй мәдәният йортында конкурска йомгак яалган һәм җиңүчеләр бүләкләнгән.

Беренче урынны быел сукаешлылар һәм уразайлылар яулаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның мәдәният хезмәткәрләре сәламәт тормыш яклы