Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның “Кояшкай” бакчасында нәни экологлар бәйрәме узды

Бөтенроссия эклогия фестивале кысаларында Азнакайның 5 нче "Кояшкай" балалар бакчасында "Нәни экологлар - табигать сакчылары бәйрәме" үтте. Балалар Шук, Акыллы, Йомыкай, Чыршыкай дигән геройлар белән табигать иленә сәяхәт кылдылар, яшь табигать сакчылары антын кабул иттеләр. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре исә Татарстанның Кызыл китабы буенча викторинада һәм "Безнең йортыбыз -...

Бөтенроссия эклогия фестивале кысаларында Азнакайның 5 нче "Кояшкай" балалар бакчасында "Нәни экологлар - табигать сакчылары бәйрәме" үтте.

Балалар Шук, Акыллы, Йомыкай, Чыршыкай дигән геройлар белән табигать иленә сәяхәт кылдылар, яшь табигать сакчылары антын кабул иттеләр.

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре исә Татарстанның Кызыл китабы буенча викторинада һәм "Безнең йортыбыз - табигать" дигән интерактив уенда белемнәрен сынадылар.

Аннан соң балалар Ык буе территориаль идарәсе белгечләре белән бергә Ленин урамындагы аллеяда экологик марафон уздырдылар.

Балалар бакчасында ата-аналар ярдәме белән табигатьне саклау темасына багышланган рәсемнәр һәм кул эшләре күргәзмәсе оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның “Кояшкай” бакчасында нәни экологлар бәйрәме узды