Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның “Калинушка” ансамбле һәр бәйрәмнең бизәге

Райондагы бер генә бәйрәмнән дә "Калинушка" ансамбле читтә калмый. Менә унбиш ел инде без халыкка күңел түреннән чыккан җырларыбызны бүләк итәбез. Әсма Латыйпова нигез салган бу коллектив башта 4 кешедән тора. Заһир Ильясов баянына кушылып, алар рус җырларын башкаралар. Аннан сигез кешелек ансабль Тәзкирә Хөсәенова кулына тапшырыла. - Үз казанабызда...

Райондагы бер генә бәйрәмнән дә "Калинушка" ансамбле читтә калмый. Менә унбиш ел инде без халыкка күңел түреннән чыккан җырларыбызны бүләк итәбез.

Әсма Латыйпова нигез салган бу коллектив башта 4 кешедән тора. Заһир Ильясов баянына кушылып, алар рус җырларын башкаралар. Аннан сигез кешелек ансабль Тәзкирә Хөсәенова кулына тапшырыла.

- Үз казанабызда гына кайнарга җитте!" - дип, ул репертуарга халык җырларын кертә, составны киңәйтә һәм ансамбльгә "Каравон" республика фестиваленә юл ача.

Безнең коллектив дус. Җырларыбыз безгә канат куя, якты уй-омтылышларыбызны арттыра. Без бер гаилә кебек. Бергә урманга җиләккә, гөмбәгә йөрибез, бәйрәмнәрне күмәкләшеп үткрәбез. Кызганычка каршы, соңгы юлга да озатырга туры килә ансамбльчеләребезне.

Әмма тормыш дәвам итә. "Калинушка" ансамбленә яңа талантлар, яңа тавышлар килә. Без әле яшибез - җырларыбыз белән һәм җырларыбызда!

Валентина Филипкина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайныћ “Калинушка” ансамбле џђр бђйрђмнећ бизђге