Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның иҗтимагый советы район форумына әзерләнә

Иҗтимагый советның чираттагы утырышы узды. Күптән түгел Казанда иҗтимагый оешмаларның өченче форумы булган иде. Анда районыбыздан 7 делегат катнашты. Иҗтимагый совет рәисе урынбасары Лилия Әхмәдишина форумнан алган тәэсирләре белән уртаклашты. Иҗтимагый оешмалар эшчәнлеге буенча анда Азнакай уңай яктан билгеләп үтелгән Секция утырышларында азнакайлылар күп чыгыш ясаган, Балалар Думасы, парапланеризм буенча...

Иҗтимагый советның чираттагы утырышы узды. Күптән түгел Казанда иҗтимагый оешмаларның өченче форумы булган иде. Анда районыбыздан 7 делегат катнашты. Иҗтимагый совет рәисе урынбасары Лилия Әхмәдишина форумнан алган тәэсирләре белән уртаклашты. Иҗтимагый оешмалар эшчәнлеге буенча анда Азнакай уңай яктан билгеләп үтелгән Секция утырышларында азнакайлылар күп чыгыш ясаган, Балалар Думасы, парапланеризм буенча «АзФлай», «Бишек җыры» кебек проектлар зур кызыксыну уяткан. Форумга тәкъдим ителгән проектларның барысы да махсус чыгарылган җыентыкка кертелгән. Совет рәисе Әнәс Исхаков белдерүенчә, сентябрь башында Азнакайда районның барлык иҗтимагый оешмалары катнашында форум үткәреләчәк. Ул иҗтимагый советның халыкка хезмәт итәргә тиешлеген ассызыклап, активрак эшләргә чакырды.

Эшлекле сөйләшүдән соң совет әгъзалары районыбыз чишмәләренең торышы белән танышырга юл алдылар. Халыктан кергән мөрәҗәгатьләр буенча мондый рейдлар җәй аенда гына да дүртенче тапкырын үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның иҗтимагый советы район форумына әзерләнә