Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның иҗтимагый оешмалар форумы республика күләмендә яңа башлангыч булды

Узган атна районыбызда вакыйгаларга шактый бай булды. Җирлегебездәге иҗтимагый оешмаларның район җитәкчелеге белән берлектә бүгенге вәзгыять турында ачыктан-ачык сөйләшүгә - форумга җыелуы да Азнакай гына түгел, республика күләмендә үзенчәлекле бер яңалык, яңа башлангыч булып тора. Анда Татарстан Республикасының Иҗтимагый палата рәисе Анатолий Фомин да катнашты. Сүз дә юк, дәүләтнең, җәмгыятьнең...

Узган атна районыбызда вакыйгаларга шактый бай булды. Җирлегебездәге иҗтимагый оешмаларның район җитәкчелеге белән берлектә бүгенге вәзгыять турында ачыктан-ачык сөйләшүгә - форумга җыелуы да Азнакай гына түгел, республика күләмендә үзенчәлекле бер яңалык, яңа башлангыч булып тора. Анда Татарстан Республикасының Иҗтимагый палата рәисе Анатолий Фомин да катнашты.

Сүз дә юк, дәүләтнең, җәмгыятьнең динамик үсешендә, социаль-сәяси тотрыклылыкта гражданлык институтларының роле бәхәссез. Чөнки нәкъ менә иҗтимагый оешмалар халык белән власть арасын төп бәйләүче чылбыр булып тора. Районыбызда бүгенге көндә шундый 70кә якын оешма эшләп килә. Алар арасында: сугыш һәм хезмәт ветераннарын, пенсионерлар сафын берләштергән ветераннар, әфган, чечен сугышларында, башка локаль конфликтларда катнашучылар, аучылар, балыкчылар, дини оешмалар, хатын-кызлар, әти-әниләр советлары, спорт-техник клублар... Соңгы елларда авылларда ветераннар, яшьләр оешмалары тагын да артты, аларга махсус бүлмәләр эшләнде, иҗтимагый эшчәнлек өчен шартлар тудырылды.


Форумны алып барган район башлыгы Марсель Шәйдуллин җирлегебездәге иҗтимагый оешмалар эшчәнлегенә югары бәя бирде. 19 меңнән артык кешене, шул исәптән 130дан артык сугыш ветеранын һәм 6 мең 379 тыл фидакарьләрен, сугыш чоры балаларын берләштергән ветераннар оешмасының тупланганлыгы, активлыгы күпләргә үрнәк.

Менә инде 40 ел район ветераннар советы азнакайлыларның гражданлык, социаль-икътисади, хезмәт һәм шәхси хокукларын саклауда ныклы бер калкан, олы таяныч булып тора. Районыбызда бер генә чара да алардан башка үтми. Өлкәннәребезнең яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә керткән өлешенә, Халык контроле комиссиясендәге активлыкларына аерым тукталып, Марсель Зөфәр улы аларга ихлас рәхмәтләрен җиткерде.


Ветераннарыбыз һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз турында кайгыртуны район җитәкчелеге изге бурычларның берсе саный. 4 меңнән артык инвалидны берләштергән җәмгыять тә иҗтимагый тормышта кайный. Шәфкатьлелек марафоннарында, мәдәни, спорт чараларында алар үзләре дә гаять актив. Районыбызда матди мохтаҗлык кичерүчеләргә ярдәм күрсәтү максатында "Азнакай" фонды булдырылды. Узган ел анда 16 миллион сумга якын акча тупланып, авыр хәлдә калганнарга ярдәм итүгә тотылды. Барлык сәүдә нокталарында, социаль объектларда физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр йөри алырлык шартлар тудырылды.


Гомумән, кайсы гына якны алсаң да, властьның халык турында кайгыртуы, үз чиратында, җәмәгатьчелекнең дә районның социаль-икътисади, иҗтимагый тормышында актив булуы чагыла.


- Районның иҗтимагый совет әгъзаларыннан кергән тәкъдим-фикерләр һәрчак урынлы, уртак максатларыбызга юнәлтелгән. - диде район башлыгы. - Без аларны хуплап алабыз, проблемаларны бергәләп хәл итәргә омтылыш беркайчан да игътибарсыз калмый. Менә шундый актив кешеләребезнең күп булуы куандыра.


Иҗтимагый совет рәисе Лилия Әхмәдишина бу хакта сүзне дәвам итеп, Азнакайның үсешенә юнәлтелгән хезмәттәшлек турында сөйләде.


-Сүз дә юк, алга бурычлар куеп та, аларны хәл итүдә район җитәкчелегенең ярдәме булмаса, берни дә майтарып булмый. Менә шушы үзара партнерлык нәтиҗәсендә барлык максатларыбызга да ирешеп киләбез. Азнакайлылар республикада беренчеләрдән булып Ерак Көнчыгышта су басудан зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм оештырды. Хәер, мондый мәрхәмәтлелек гамәлләрен шактый санап булыр иде...


Азнакай муниципаль районының торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Руслан Мөгътәсимов, яшьләр лидеры, Яшьләр идарәсе җитәкчесе Илнур Сәгыйтов, районның имам мөхтәсибе Азат Талибуллин, быел гына нигез салынган "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Эльвира Галиева, районның элеккеге җитәкчесе, почетлы гражданы Әнәс Исхаков чыгышларында азнакайлыларның иҗтимагый эшчәнлеген яктырттылар.


- Республикада тәүге тапкыр үткәрелүче мондый форматтагы форум Азнакайда халык белән властьның бер сүздә, бер фикердә булуын, уртак максатлар белән яшәвен күрсәтте, - диде Татарстан Республикасының Иҗтимагый палата рәисе Анатолий Фомин. - Сез монда да беренче! Халык үз фикерен белдерә алса, ә власть аны ишетә белсә - нәтиҗәсе һәрчак уңай. Бу районның һәр өлкәсендә ачык күренә. Киләчәктә дә шулай бер-берләрегезне аңлап, үзара хезмәттәшлектә яшәргә, эшләргә язсын!

Лиза НУРЛЫЕВА

Фото aznakayevo.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның иҗтимагый оешмалар форумы республика күләмендә яңа башлангыч булды