Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның иң-иңнәре кемнәр?

Азнакай - спортчылар шәһәре. Районыбызда спортка игътибар елдан-ел көчәя. Бүгенге көндә бездә ике дистәдән артык спорт төре үсеш алган. Спортчыларыбыз төрле ярышларда бүләкле урыннар яулый. Азнакай муниципаль районында 2012 елның иң яхшы спортчылары һәм тренерлары кемнәр? Бүгенге язмабыз әнә шул хакта. Яшүсмер спортчылар арасында: Станислав Ильин (шорт-трек), Чулпан Сабирова (тимераякта...

Азнакай - спортчылар шәһәре. Районыбызда спортка игътибар елдан-ел көчәя. Бүгенге көндә бездә ике дистәдән артык спорт төре үсеш алган. Спортчыларыбыз төрле ярышларда бүләкле урыннар яулый. Азнакай муниципаль районында 2012 елның иң яхшы спортчылары һәм тренерлары кемнәр? Бүгенге язмабыз әнә шул хакта.

Яшүсмер спортчылар арасында: Станислав Ильин (шорт-трек), Чулпан Сабирова (тимераякта шуу), Эммануил Шафеев (хоккей), Рамил Нуриәхмәтов (гер спорты), Риназ Ганиев (бокс), Рәзил Рәшитов (грек-рим көрәше), Яна Галләмшина (армрестлинг), Роксана Ильясова (ат спорты), Илүзә Габидуллина (җиңел атлетика), Юлия Янус (билбау көрәше), Аделия Мусина (парапланиризм).

Зурлар арасында иң яхшылар: Мәннәф Хуҗҗәтов (полиатлон), Наил Мотыйгуллин (армрестлинг), Светалана Крашенинникова (стендка ату), Илшат Шакиров (гер спорты), Илназ Шәрифуллин (җиңел атлетика), Олеся Халикова (өстәл теннисы).

"Иң яхшы тренер" булып: Светлана Гыйльфанова (шорт-трек), Олег Лизунов (стендка ату), Мурат Галиев (бокс), Илһам Сәлифов (җиңел атлетика), Җәмил Шакиров (гер спорты), Владимир Соколов (туризм), Фавәрис Ильясов (чаңгы спорты) танылды.

Агымдагы ел да спортчыларыбыз һәм тренерларыбызга яңа җиңүләр һәм рекордлар алып килсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның иңиңнәре кемнәр?