Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның Әгерҗе авылында веломарафон узды

Әгерҗе авылында яшүсмерләр арасында веломарафон узды. И сөенделәр соң. Алдан ук велосипедларын хәрби хәзерлеккә куеп, бизәп куйдылар. Авыл мәктәбе ишек алдында бәйрәм бик күңелле һәм эчтәлекле үтте: малайлар ике командага бүленеп узыштылар да, төрле каршылыклар аша узып, юл кагыйдәләре буенча белемнәрен сынадылар. Иң матур бизәлгән велосипед та игътибарга алынды. -...

Әгерҗе авылында яшүсмерләр арасында веломарафон узды. И сөенделәр соң. Алдан ук велосипедларын хәрби хәзерлеккә куеп, бизәп куйдылар. Авыл мәктәбе ишек алдында бәйрәм бик күңелле һәм эчтәлекле үтте: малайлар ике командага бүленеп узыштылар да, төрле каршылыклар аша узып, юл кагыйдәләре буенча белемнәрен сынадылар. Иң матур бизәлгән велосипед та игътибарга алынды.

- Авыл җирлеге башлыгы Назыйф энем Хәсәновның тырышлыгы, игътибарлы булуына шаккатабыз. Шундый уттай эш өстендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә балаларга нинди матур бәйрәм оештырдылар. Ул бүләкләре, тәмле ризыклар белән сыгылып торган өстәле тагын. Оныгым Искәндәрнең шатлыгы эченә сыймады, - ди Рәсимә Бикмөхәммәтова.

- Авыл урамнарында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча 16 билге куелды. Әлеге чараны уздыру да балаларыбыз юлларда имин йөрсеннәр, юл кагыйдәләрен белеп торсыннар дигән максаттан уздырылды. Чапмасыннар, юл билгеләренең ни өчен куелуын белеп торсыннар, - ди Әгерҗе авыл җирлеге башлыгы Назыйф Хәсәнов.

Бик тә файдалы чара бу. Бер яктан балалар рәхәтләнеп күңел ачсалар, икенче яктан юл кагыйдәләрен күңелләренә сеңдерделәр.

Нәсимә РӘСИМОВА

Фото http://tlt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның Әгерҗе авылында веломарафон узды