Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның Эчке эшләр бүлегенә ялган шалтыратулар...

Эчке эшләр бүлегенең дежур частенда телефон тавышы бер генә минутка булса да тынып тора микән? Юктыр! Тәүлек дәвамында бирегә дистәләгән кеше погонлылардан ярдәм, киңәш сорап мөрәҗәгать итә, җинаятьләр кылыну, хокук бозулар хакында хәбәр бирә. Уйлап карасаң, 02 - халык белергә тиешле иң мөһим һәм кирәкле номерларның берсе. Әмма бүген әлеге...

Эчке эшләр бүлегенең дежур частенда телефон тавышы бер генә минутка булса да тынып тора микән? Юктыр! Тәүлек дәвамында бирегә дистәләгән кеше погонлылардан ярдәм, киңәш сорап мөрәҗәгать итә, җинаятьләр кылыну, хокук бозулар хакында хәбәр бирә. Уйлап карасаң, 02 - халык белергә тиешле иң мөһим һәм кирәкле номерларның берсе. Әмма бүген әлеге номер күпләр өчен шаяру "коралына" әйләнеп бара.
Ел башыннан район эчке эшләр бүлегенең дежур бүлегенә төрле җинаятьләр кылыну турында белдереп, 20дән артык ялган чакыру булган.
- Үзара аңлаша алмаган, шактый гына салып алган кешеләр дә бирегә шалтырата. Кайбер очракта шалтыратучылар, урынга чыккан полиция хезмәткәрләренә үзләренең ни өчен "02" номерын җыюларын да аңлатып бирә алмыйлар, - ди Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге юрисконсульты Эльза Сәеткулова. - Әмма кырын эш өчен беркем дә җаваплылыктан кача алмый. "Шаяртырга" яратучыларга закон нигезендә 1-1,5 мең сумга кадәр штраф салына.
Әлбәттә ялган чакыру акча күләме белән генә исәпләнми, бу вакытта икенче кешегә чын-чынлап ярдәм кирәк булса? Исерек кеше боларның берсе хакында да уйламый шул. Фатирында яткан кесә телефонын да "урлаганнар", дип полиция вәкилләрен чакыручыны кем дип атыйсың?! Спиртлы эчемлекләр кулланудан аңнары томаланганнарны күзләренә күренгән һөҗүмчеләрдән полиция хезмәткәрләре ничек коткарырга тиеш?!.
Бер үк тырмага берничә тапкыр басучылар да бар. Мәсәлән, көн дәвамында Азнакайда яшәүче Р. хокук сакчыларын ике мәртәбә чакыра. Сәбәп бер: күршеләре аның белән сугыша. Вакыйга урынына килеп җиткән тәртип саклаучылар шылтыратучының күршеләре белән низаглашуы һәм шундый юл белән ул аларны каралтырга теләвен ачыклаганнар. Күршеләре Р.ның исерек булуын әйтә. Ялган хәбәр биргән өчен азнакайлы ике тапкыр административ штрафка тартыла. Шунсын истә тотарга кирәк, РФ Гражданнар кодексының 1064 маддәсе нигезендә, шәхескә һәм милеккә китерелгән зыян бу зыянны эшләүче тарафыннан тулы күләмдә капланырга тиеш. Штраф өстенә, Р. хәбәрләрне тикшерүгә киткән 1326 сум чыгымны да (моңа ягулыкка киткән чыгым да керә) түләргә тиеш.
2013 елның көзендә Гагарин урамындагы күпфатирлы йортларның берсендә шартлаткычка охшаган шикле әйбер табылуы турында хәбәр халыкны шөбһәләндереп, янәдән шәхси куркынычсызлык турында уйланырга мәҗбүр иткән иде. Инде аннан соң күпме сулар акты, дияр кайберәүләр. Әмма әлеге җинаятьне кылучылар аны хәтерендә мәңге саклар, мөгаен. Ник дигәндә, ул көнне халыкны эвакуацияләү, оператив-тикшерү эшләре алып бару өчен эчке эшләр бүлегенең барлык хезмәткәре җәлеп ителде, хәтта Казаннан шартлаткычны зарарсызландыру бригадасы да чакырылган иде. Әнә шунда киткән чыгымнарны, ә ул аз түгел - 180 мең, хокук бозучылар хөкүмәткә кайтарып бирергә тиеш.
"Кызык" ясар алдыннан бәлки башта аның нинди аяныч нәтиҗәләргә китерүен уйларга кирәктер?
Таңсылу САНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның Эчке эшләр бүлегенә ялган шалтыратулар...