Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның Чатыр тавы фольклор фестиваленә җыя

Һәр елны ямьле июль аенда Азнакайда төрки халыкларның "Чатыр тауда җыен" исемле фольклор фестивале үткәрелә. Ул хәзер халыкара дәрәҗәгә күтәрелде. 9 июльдә мәгърүр Чатыр тавы Азнакай, Әлмәт, Әлки, Сарман, Чистай, Чирмешән, Апас, Ютазы, Алабуга, Зәй, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе. Башкортстан Республикасының Туймазы, Шаран, Бишбүләк районнары, республикабызда...

Һәр елны ямьле июль аенда Азнакайда төрки халыкларның "Чатыр тауда җыен" исемле фольклор фестивале үткәрелә. Ул хәзер халыкара дәрәҗәгә күтәрелде. 9 июльдә мәгърүр Чатыр тавы Азнакай, Әлмәт, Әлки, Сарман, Чистай, Чирмешән, Апас, Ютазы, Алабуга, Зәй, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе. Башкортстан Республикасының Туймазы, Шаран, Бишбүләк районнары, республикабызда яшәүче төрки халыкларның фольклор коллективларын җыя.

Бәйрәм 10.00 сәгатьтә Чатыр тауда "Чатыр тау җиле" исемле театральләштерелгән тамаша белән башланып китәчәк. Фестивальгә Казан шәһәренең "Сорнай" фольклор ансамбле дә чакырулы. Биредә төрки халыкларның көнкүрешен чагылдырган күренешләр, Азнакай осталарының кул эшләре күргәзмәләре оештырылачак. Шулай ук төрки халыкларның милли ашларыннан авыз итәргә, Азнакай сувенирларын сатып алырга мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның Чатыр тавы фольклор фестиваленә җыя