Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның беренче мәктәбе Шәйхетдин микрорайонына күчәчәк

Шәһәребезнең 1 нче мәктәбе икенче урынга күчә икән. Шул хакта ачыграк беләсе килгән иде. Рушания Сабурова Әлеге уңайдан без район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урнбасары Дамир Гыйләҗевтан түбәндәге җавап алдык: - Зур тарихы булган 1 нче мәктәп үзенең барлык матур традицияләре һәм коллективы белән көнчыгыш микрорайонда сафка баскан...

Шәһәребезнең 1 нче мәктәбе икенче урынга күчә икән. Шул хакта ачыграк беләсе килгән иде.

Рушания Сабурова

Әлеге уңайдан без район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урнбасары Дамир Гыйләҗевтан түбәндәге җавап алдык:

- Зур тарихы булган 1 нче мәктәп үзенең барлык матур традицияләре һәм коллективы белән көнчыгыш микрорайонда сафка баскан яңа бинага күчәчәк.

1 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм күп санлы мөхтәрәм кунаклар катнашында 340 балага исәпләнгән, заманча җиһазландырылган әлеге мәктәпне ачу тантанасы була.

Бүген ул тулы күләмдә комплектацияләнгән һәм укытучылар укучыларны кабул итүгә әзерләнәләр. Мәктәп урамындагы бинада исә коррекцион мәктәп урын алачак. Ә аның хәзерге бинасында инвалид балаларны тернәкләндерү үзәге ачу планлаштырыла. Шулай булгач, борчылыр урын юк, бар да яхшыга, файдага гына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның беренче мәктәбе Шәйхетдин микрорайонына күчәчәк