Бүген шәһәр башкарма комитеты каршында төзелгән юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссиянең чираттан тыш утырышы узды. Анда сүз Азнакай муниципаль районы юлларында куркынычсызлыкны күтәрү кирәклеге турында барды. Комиссия рәисе Расих Шәкүров узган атнада булган фаҗигаләргә тукталып, юл-транспорт вакыйгалары дәрәҗәсенә анализ ясады. 10 ай эчендә шәһәр һәм район юлларында 44 юл-транспорт вакыйгасы...
Бүген шәһәр башкарма комитеты каршында төзелгән юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссиянең чираттан тыш утырышы узды. Анда сүз Азнакай муниципаль районы юлларында куркынычсызлыкны күтәрү кирәклеге турында барды.
Комиссия рәисе Расих Шәкүров узган атнада булган фаҗигаләргә тукталып, юл-транспорт вакыйгалары дәрәҗәсенә анализ ясады.
10 ай эчендә шәһәр һәм район юлларында 44 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Аларда 10 кеше һәлак булган, 57 кеше тән җәрәхәтләре алган. Мондый бәхетсезлек очракларының төп сәбәпләре булып тиешсез урында юлны аркылы чыгу, тизлекне, дистанцияне сакламау, юл йөрүдә чират тәртибен бозу, җәяүлеләр юлны аркылы чыга торган урындагы кагыйдәләрне үтәмәү санала.
Утырышта комиссия әгъзалары төрле карарларны яклап тавыш бирде. Баһаветдинов урамын бер генә якка йөрмәле итү, Ленин урамына йөк машиналарына керүне тыю - аларның берничәсе генә.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев