Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның авыр яшүсмерләре табиб-наркологка барырга теләми

Балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең чираттагы утырышында Актүбә бистәсе муниципаль берәмлеге Советы башлыгы Роза Галеева, «Юбилейный» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Радик Фәрхетдинов, җәмәгатьчелек тәрбиячеләре буларак, башкарылган эшләренә хисап тотты. Алар чыгышыннан соң, ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән керми диюләре хаклыгына тагын бер...

Балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең чираттагы утырышында Актүбә бистәсе муниципаль берәмлеге Советы башлыгы Роза Галеева, «Юбилейный» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Радик Фәрхетдинов, җәмәгатьчелек тәрбиячеләре буларак, башкарылган эшләренә хисап тотты.

Алар чыгышыннан соң, ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән керми диюләре хаклыгына тагын бер кат инанасың. Актүбә очрагында күп балалы гаиләнең хезмәткә салкын карашы, башкалардан ярдәм өмет һәм таләп итеп яшәве гаҗәпләндерде.

Унҗиде яшьлек яшүсмер көндезге икегә кадәр йокы «симертеп», эшкә барудан баш тарта. Аны «тәртәгә кертү»нең барлык алымнарын кулланып караганнар, әмма алтыдагы - алтмышка, ди мөгаен, гомерен шулай кеше җилкәсендә уздырырга уйлый егет.

Радик Фәрхетдинов тәрбиясендә шулай ук унҗиде яшьлек егет. Әмма биредә хәл башкачарак: яшүсмер спорт белән шөгыльләнә, июнь-июль айларында автомобиль юучы булып эшләгән.

Тик опекуннары белән уртак тел таба алмый интегә. Алардан авылда яшәүче әбисенә киткән. Анда хәл исә яшүсмер өчен бер дә куанырлык түгел: әби һәм аның белән бергә яшәүче ир аракы эчә, ихата-бакчаны чүп баскан. Егет урта мәктәпне тәмамлап, хәрби училищега укырга керү турында уйлый. Хыялы тормышка ашып, чын кеше булырмы, әллә тормыш сазлыгына кереп чумармы?

Утырышта комиссия әгъзалары әлеге язмышларның киләчәген уңай хәл итү юллары хакында фикер алышты.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге балигъ булмаганнар эше буенча бүлекчә (ПДН) начальнигы Руслан Корбиев һәм район үзәк сырхауханәсе табиб-наркологы Фәния Рамазанова спиртлы эчемлекләр, наркотик һәм психотроп матдәләр кулланучы балигъ булмаган затларны ачыклау буенча ике ведомствоның үзара хезмәттәшлеген яктыртты.

Төп проблема - ПДН беркетмә төзегән яшүсмерләрнең табиб-наркологка барып җитмәве. Мәсәлән, агымдагы елның 8 аенда ПДН спиртлы эчемлекләр кулланган өчен балигъ булмаганнарга карата 22 беркетмә төзегән, аларның бары 8е генә наркологка исәпкә баскан.

Комиссиядә әлеге юнәлештә бергә эшләргә кирәклегенә басым ясалды.

Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның авыр яшүсмерләре табибнаркологка барырга теләми