Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның Актүбәдә бистәсендә яңа сквер ачылды

Безнең Актүбә бистәсе көннән-көн матурлана. Юкка гына ил күләмендә дә җиңү яуламады ул. Әле быел гына Татарстан нефтенең 70 еллыгына багышланган парк ачылган иде. Инде менә тагын бер матур ял урынлы - скверлы булдык. Шатлыклы вакыйга белән тәбрикләп, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин бистәдә һәр яктан сәләтле, тырыш халык яшәвен,...

Безнең Актүбә бистәсе көннән-көн матурлана. Юкка гына ил күләмендә дә җиңү яуламады ул. Әле быел гына Татарстан нефтенең 70 еллыгына багышланган парк ачылган иде. Инде менә тагын бер матур ял урынлы - скверлы булдык.

Шатлыклы вакыйга белән тәбрикләп, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин бистәдә һәр яктан сәләтле, тырыш халык яшәвен, күп кенә юнәлешләр буенча Актүбәнең үрнәк булуын билгеләп үтте. Ул Татарстан һәм Промзона урамнарын төзекләндерү өчен район бюджетыннан 2 млн сум акча биреләчәген әйтте. Шушындый матур бәйрәмнәр үткәрү өчен 1 млн сумлык музыкаль аппаратура һәм 5 балалар уен мәйданчыгы бүләк итте.

Бистә башлыгы Роза Галеева исә сквер төзүдә булышкан Актүбә халкына тирән рәхмәтен җиткерде һәм бергә булганда гына үсешкә ирешә, алга бара алабыз диде.

Бәйрәмдә бистә үсешенә лаеклы өлеш кертүчеләр, озак еллар матур гомер кичерүче гаилә парлары бүләкләнде.

Актүбәне тагын да матурландыру йөзеннән сквердагы иң яхшы чәчәк түтәленә конкурск игълан ителгән иде, аңа да йомгак ясалды. Беренче урынга Радик Исламов җитәкчелегендәге 3 нче мәктәп коллективы лаек булды.

Шулай ук шушы кварталда яшәүче 91 яшьлек сугыш ветераны Мөвәгыйз ага Сабиров та игътибардан читтә калмады.

- Бу урында сквер төзелүгә чын күңелдән шатбыз. Бик күркәм килеп чыккан, - ди Людмила һәм Александр Галагановлар. Икесе дә озак еллар нефть тармагында оператор булып эшләгәннәр.

Алар кебек бистәгә беренче нигез салучы ветераннарга ихлас рәхмәтләр яуды, муниципаль район башлыгы бүләкләре тапшырылды.

Актүбәлеләр һәр чараны зур бәйрәмгә әверелдерә беләләр. Сквер ачу тантанасы да төрле бәйгеләргә, уеннарга, җыр-биюләргә бай булды.

Әлфия ЗАКИРОВА

Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның Актүбәдә бистәсендә яңа сквер ачылды