Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның “Ак калфак” оешмасы сабыйларга Яңа ел бүләге ясадылар

"Бердәм Россия" партиясенең Азнакай бүлекчәсе акциясенә кушылып, районның "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы шәһәребезнең "Йолдызчык" балалар бакчасындагы "Үзенчәлекле төркем" балаларына Яңа ел бүләге ясадылар. Сабыйлар алар алып килгән дәү-дәү уенчыкларны бик яратып алды, шунда ук уйнарга да керештеләр, кунак апаларга музыкаль бүләк тә әзерләп куйганнар. "Ак калфак"лылар исеменнән сүз алган Эльвира...

"Бердәм Россия" партиясенең Азнакай бүлекчәсе акциясенә кушылып, районның "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы шәһәребезнең "Йолдызчык" балалар бакчасындагы "Үзенчәлекле төркем" балаларына Яңа ел бүләге ясадылар. Сабыйлар алар алып килгән дәү-дәү уенчыкларны бик яратып алды, шунда ук уйнарга да керештеләр, кунак апаларга музыкаль бүләк тә әзерләп куйганнар. "Ак калфак"лылар исеменнән сүз алган Эльвира Галиева балалар, тәрбиячеләрне Яңа ел белән котлап, изге теләкләрен ирештерде. Бу төркем сабыйларын шушы көннәрдә нефть кудыру станциясе коллективы да Кыш бабай бүләкләре белән сөендереп киткән булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның “Ак калфак” оешмасы сабыйларга Яңа ел бүләге ясадылар